Логотип Идель
Ялкын

"БИКТЫРЫШ ШҮРЛЕГЕ"

Кунаклар килгән саен «УЛЫМ ЯСАДЫ ШҮРЛЕКЛӘРНЕ!» дигән сүз яңгырый, мин «БАЛЛ» җыям. Әти-әниләр, мине МАКТЫЙ-МАКТЫЙ, үзләре дә ышанып беттеләр инде улларының бик тырыш икәнлегенә. НӘРСӘ ГЕНӘ АЛЫП БИРМӘССЕҢ, ЙӘ, БУ УҢГАН МАЛАЙГА?!.. МОНДЫЙ ДӘРӘҖӘГӘ НИЧЕК ИРЕШЕРГӘ, ДИСЕҢМЕ? РӘХИМ ИТ: ЫСУЛ №1.
Игътибар! Сорау: кадак какканда иң мөһим әйбер нәрсә? Кадакның тигез керүеме? Юк. Җавап: Бармакка сукмау. Һәм бу – төп кагыйдә. Сак бул!
1. Әзерлибез: бер яисә ике кечкенә нарат такта (нарат – чөнки аның үзенчәлекле структурасы (эчке төзелеше) безгә ярдәм итәчәк), шүрлек тоткычы (хуҗалык товарлары кибетләрендә сатыла, кыйбат түгел), шөрепләр, отвертка, наждаклы кәгазь, тимер щетка, морилка (шул ук хуҗалык товарлары кибетендә алып була), пумала. 1
2. Такта кисәген үлчибез һәм кирәкле зурлыкта кисәбез, аны наждаклы кәгазь белән шомартабыз. 2
3. Тимер щетка алып, шул тактаны (сыр-сызыкларына аркылы түгел, бары тик буйга) әйбәтләп ышкыйбыз. 3
4. Морилка белән буйыйбыз. 15 минуттан икенче кат буйыйбыз. Өстеннән лак белән капласаң – бигрәк тә әйбәт булыр. 4
5. Тактага шөрепләр белән шүрлек тоткычын беркетәбез. 5
6. Шушы конструкцияне диварга эләбез (таш дивар булса – дрель һәм дюбельләр ярдәмендә, бура йорт булса – шул ук шөрепләр белән генә). 6
7. Өйдәге вак гөлләрне, уенчык песи-меси, тычкан-мычканнарны тезеп, «товарный вид» кертәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев