Логотип Идель
Ялкын

БИКАФЕСТ: СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНА ЮЛЛАР АЧАБЫЗ

20-нче ноябрь көнне 16:00 КФУның концертлар залында (Татарстан ур., 2) Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» фестивале узачак. Әлеге чарада катнашырга теләк белдереп 200-дән артык гариза кабул ителде.




БИКАФЕСТ 119-нчы ноябрь көнне исә 10:00-17:00 вакыт аралыгында Сәләт йортында (Островский ур., 23) ике яшь категорияләре арасында (гомумән алганда, 12-25 яшькәчә) фестивальнең ачык сайлап алу этабы үткәреләчәк.


Биредә яшьләр үзләренең сәләтләрен күрсәтеп җиңү өчен көрәшәчәк. Номинацияләр байтак: иң оста автор-башкаручы; иң оста коллектив-башкаручы; татар халык җырын иң оста башкаручы; бард җырын иң оста башкаручы (гитара белән җырлаучы автор-башкаручы); үз әсәрен иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция); башка автор әсәрен иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).




Фестиваль 2001-нче елдан бирле Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ ярдәме белән «Сәләт» берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырыла.




БИКАФЕСТ 2Күпләр өчен Бикмуллин фестивале үз-үзен табу урыны һәм үсеш мәйданчыгына әверелде.


Мисалга, Татар эстрадасы йолдызы Илназ Сафиуллин да җиңүчеләр исемлегендә. «Мин 2002-2004 елларда «Иң оста автор-башкаручы» номинациясендә катнашып беренчелекне яуладым. «Бикафест» – минем өчен бик зур хатирә, дәрәҗә, язмышымны билгеләгән тормыш мизгеле ул. Әлбәттә, фестиваль елдан ел үсә. Катнашучыларга барлык сәләтләрен тиешенчә күрсәтүләрен һәм бары уңышлар теләп калам. Сәләттәгедәй җылы атмосфераны сез башка җирдә таба алмассыз. Катнашыгыз!» – дип белдерде Илназ.




Катнашучыларны, традициягә әверелгәнчә, Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре хөкем итәчәк. Шулай ук жюри әгъзалары һәр кешенең чыгышына бәя һәм киңәшләрен бирәчәк,  туры юл күрсәтәчәк.




БИКАФЕСТ 3Җыр блогы:


Риф Гатауллин – композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, ТРның һәм РФның Композиторлар берлеге әгъзасы, жюри рәисе.

Алинә Шәрипҗанова – җырчы, «Алтын барс» милли премиясе лауреаты, бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләр лауреаты.

Рәнис Габбасов – Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты.

Гөлсирин Абдуллина  – Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты, «Бикафест 2013» фестивале җиңүчесе.

Гүзәл Гюльвердиева – Г.Камал театры актрисасы.

Нур Алиев – ди-джей, режиссер, продюсер.

Рөстәм Сәрвәров – композитор, автор-башкаручы.

Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева – җырчы, «Бикафест» фестивале җиңүчесе.




БИКАФЕСТ 4Шигърият блогы:


Рәмис Әймәт – шагыйрь,  ТРның Язучылар берлеге рәисе, жюри рәисе.

Булат Ибраһимов – шагыйрь,  ТРның Язучылар берлеге әгъзасы, «Звездный билет 2015» халыкара премиясе лауреаты.

Йолдыз Миңнулина – «Ялкын» журналының баш мөхәррире.

Фәнис Җиһанша – Г.Камал театры актеры.

Айсылу Лерон – «Татар Радиосы» ди-джее.




Остаханәләр (19-нчы ноябрь Сәләт йорты 11:00-16:00):


Рифат Фәттахов – Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җитәкчесе, продюсер. Тема: «Продюсерлык осталыгы».

Ирнис Рәхимуллин – Казан Федераль Университетының татар халык хоры җитәкчесе. Тема: «Җырланмаган әле безнең җыр».

Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыров – «Татар Радиосы» ди-джейлары.  Тема: «Мин – бренд».

Ришат Әхмәдуллин, Алмаз Гәрәев – Г. Камал театры актерлары. Тема: «Публика алдында чыгыш ясау алымнары».

Алмаз Сәмигуллин, Илшат Рәхимбай – Hava projects медиа-компаниясе резидентлары. Тема: «Рейтинглы клип төшерү серләре».  




СЕЗНЕ ДӘ КӨТЕП КАЛАБЫЗ!


"СӘЛӘТ" МАТБУГАТ ҮЗӘГЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев