Логотип Идель
Ялкын

«БИЕКТӘН КАРАШ»

Һәр кичне ФИНА паркында иң яхшы волонтерларны тантаналы төстә бүләклиләр. Бүләкләрне тапшыру өчен күренекле кешеләрне һәм атаклы спортчыларны чакыралар. Кичә аеруча тырыш, объектларында һәм позицияләрендә үзләрен яхшы яктан күрсәткән волонтерларны данлыклы Колумбия хай-дайверы һәм клифф-дайвер Орландо Дуке хөрмәтләде. Орландо Дуке 3 август көнне хай-дайвинг буенча ярышларда катнашачак, ул шулай ук – Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Илчесе дә.

Үзенең кыска гына сәламләү сүзендә Илче волонтерларга тырышып эшләүләре өчен спортчылар исеменнән рәхмәт белдерде һәм, аладан башка Чемпионат мондый күркәм һәм онытылмаслык булмас иде, диде. Бүләкләүләрдән соң Орландо Дуке катнашында махсус фото-  һәм автограф-сессия уздырылды.

Чемпионат турындагы фикерләре белән Колумбия хай-дайверы интервьюсында уртаклашты, шулай ук спортчылар өчен тудырылган уңай шартлар турында һәм “хай-дайвинг”ны ник сайлавы хакында сөйләде.

- Сез спортчы гына түгел, Сез Илче дә. Кайсысы күңелегезгә якынрак?

- Миңа икесе дә ошый. Билгеле инде, миңа ярышларда катнашу ошый, шуңа күрә мин монда. Чемпионат Илчесе булу – минем өчен олы мәртәбә.

- Илче буларак Сез нәрсәләр эшлисез?

- Без Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА чемпионатын алга сөрү белән шөгыльләнәбез. Бу минем өчен бер ел элек башланды, ул вакытта мин Катарда идем. Илчеләр Чемпионат турында мәгълүмат тарата: нинди ярышлар булачак, кайчан булачак. Бу бит - су спорт төрләре дөньясындагы төп вакыйга.

- Сез Казанда беренче мәртәбә генә түгел. Нинди урыннарда булдыгыз? Бу шәһәрдә Сезгә нәрсәләр ошый?

- Мин Казанда икенче мәртәбә, һәм миңа шәһәр бик ошый. Мине Кремльгә карап торучы кунакханәгә урнаштырдылар, һәм мин моңа бик шат. Теләк булса, тиз генә йөреп керәбез һәм бу матурлыкларны карыйбыз. Төннәрен монда тагын да матур. Кызганыч, вакытым бик аз, барысын да карап бетереп булмый. Шәһәрдә спортны бик яраталар, мәсәлән, Атлетлар авылы – спорт өчен ясалган шәһәр эчендәге шәһәр – дөньяның күп кенә шәһәрләрендә мондый нәрсә юк. Боларның барысыннан да файдаланырга мөмкин булу тагын да шәп.

- Бераз Сезнең карьера турында сөйләшеп алыйк. Сез суга сикерүләрдән башлагансыз, аннары  клифф-дайвинг белән шөгыльләнергә булгансыз. Ни өчен?  Сезгә экстрим җитмәдеме?

- Клифф-дайвинг - су спортының иң мавыктыргыч төре. Суга сикерү – мин ошата торган спорт төре. Биеклегенә карамастан, мин сикерергә яратам, миңа очу халәте ошый. Кызганычка каршы, безнең илдә суга сикерүләргә тиешенчә ярдәм күрсәтү юк. Шуңа күрә мин тагын да кызыграгы белән шөгыльләнергә булдым. Мин бик биектән сикерергә тотындым, тагын да катлаулырак нәрсәләр башкарырга. Мин клифф-дайвинг буенча ярышларда катнаша башладым.

- Сезне спорт карьерагызда нәрсә илһамландыра?

- Бу – ярышлар тойгысы. Билгеле инде, сикерүнең катлаулы булуы, биеклек үзе, курку халәте булу – алар бар да мине дәртләндерә, миңа менә иң ошаганы – ярышу хисе.

- Сез Азатлык статуясы фонында баш әйләндергеч сикерү ясадыгыз. Сезне моңа нәрсә этәрде?

- Былтыр безнең ярышлар Бостонда узды, һәм без берәр могҗиза эзләдек. Шунда инде Азатлык статуясыннан сикерү идеясе килде. Рөхсәт алуы бик авыр булды – бу бит Нью-Йорк, әмма барыбер ризалык алдык. Безгә бер генә мәртәбә иртәнге сәгать 6 да сикерегә ярый, диделәр. Бик шәп килеп чыкты! Бик күпләр бу сикерү турында беләләр – фотографиясе бөтен Җир йөзен әйләнеп чыкты. Кешеләргә бик ошады, үзем дә экстремаль канәгатьлек хисе кичердем.

- Киләчәккә шундый идеяләрегез бармы? 

- Бар, әлбәттә! Мин һәрвакыт сикерегә урыннар эзлим. Мин дөньяга бик биектән карыйм! Беләсезме, мин күпер буйлап барганда үзем дә сизмәстән һәрчак суга сикерер урын эзлим.

- Казанда ничек соң? Бармы андый урыннар?

- Мин һәрвакыт яңа биеклекләр эзлим. Мин монда бер-ике күпер күрдем-күрүен, тәбәнәгрәк шул алар, әмма Казанда сикерерлек урыннар булуына мин ышанам. Шәһәр белән янәшә елга акса, сикерер урыннар табу кыен түгел.

- Сезнең Казан яки Мәскәү Кремле янында сикерү хакында уйлаганыгыз бар идеме?

- Бу бик шәп булыр иде! Бу кешеләр хәтерендә калачак мизгелләрнең берсе булыр иде. Матур күренеш булыр иде бу.

- Сикерү алдыннан курку хисе тоясызмы?

- Бераз гына. Биеклектән курку хисе берничә секундка гына булып ала. Әмма мин үземнең бик яхшы әзерләнгәнлегемне, моны эшли алачагымны беләм. Бу исә өйрнүләр барышында канга сеңә.

- Сикерүләргә ничек әзерләнәсез, өйрәнүләрне ничек башкарасыз?

- Өйрәнүләр иң түбән биеклекләрдән – 3, 5, 7 метрлардан башлана. Аннан соң 10, 15 метрлы биеклекләр алына. Шуннан соң 27 метр. 15 метрдан кисәк кенә 27 метрга менеп китмибез, билгеле, бу биеклеккә акрынлап менәбез.

- Сикерүләрдә тәҗрибәгез бик зур бит, курку хисе хәзергә кадәр бетеп җитмиме?

- Әйе, хәзергә кадәр һәр сикереш алдыннан берникадәр курку хисе кичерәм. Әмма бу сине параличлап, сикерергә мөмкинлек бирми торган курку түгел, бу зур биеклеккә карата гап-гади саклану реакциясе генә. Бу нормаль хәл, һәр сикереш алдыннан тоям мин аны. Бу бит гади кешенең беренче кат сикерергә җыенып, аска караганнан соң тоя торган курку хисе түгел, мин бик аз гына курку тоям һәм үземә-үзем моны булдыра алачагымны аңлатам.

- Платформадан суга соңгы адымны ясаганда үзегезне нинди сүзләр белән тынычландырасыз?

- Суга кереп китү мизгелен 3 тапкыр күзаллыйм. Бу мизгелне күрүемне аңлаган мизгелдә трамплин читенә килеп басам – бар әзерлек тәмам. Икенче мизгелдә инде мин үземнең биеклектә басып торуымны һәм сикерешне ясар өчен бер адым гына калганлыгын төшенәм. Шуннан соң бик кыска гына мизгел арасында үз-үземә: “Яхшы, сикерү вакыты җитте” дим һәм мин инде һавада. Анда инде барысы да бик тиз уза.

- Җиңүләрегезне багышлар кешегез бармы?

- Җиңүләремне миңа ярдәм иткән барлык кешеләр белән дә уртаклашам. Үзем, хатыным, гаиләм, тренерым белән. Чөнки алар барысы да мин бу ярышларга эләксен өчен мөмкин булганның барын да эшләделәр. Җиңгән мизгелдә мин аларның барысы турында да уйлыйм. Аннан соң киләчәктә булачак ярышлар турында уйлый башлыйм.

- Сезнең уңышлар Гиннес рекордлар китабына кертелгән. Анда эләгергә тели идегезме?

- Юк, бу бары китапка кертелгән нәтиҗә генә булды. Мине анда барлык судьялар тарафыннан да 10лы билгесе алган бик матур сикереш өчен керттеләр. Кем белгән бит, бәлки мине башка уңышларым өчен дә билгеләп узарлар.

- Хай-дайвинг буенча тарихта беренче чемпионатта җиңгәч нинди хисләр кичергән идегез?

- Хис-тойгылар ярларыннан ташыды! Күз алдына гына китерегез, миңа 38 яшь, мин ярышта катнашучылар арасында иң өлкәне идем. Бик кыен булды. Шансым бар икәнлеген һәм барысын да бик яхшы башкарырга кирәклеген белә идем. Соңгы сикерешкә кадәр берни дә билгеле булмады, аны башкарганнан соң нәтиҗәләрне күрдем һәм шаккаттым. Моның тарихи мизгел – минем илем өчен су спорт төрләре буенча беренче медаль икәнлеген аңлау берничә сәгатьтән соң гына килде.

- Үзегезнең Чемпион булуыгыз турында иң беренче кемгә сөйләдегез?

- Хатыным минем белән бергә иде һәм бу ярышның һәр мизгеленнән ләззәтләнеп торды. Бу триумфны минем белән беренче бүлешүче дә ул. Аннан соң мин Колумбиядәге гаиләмә, журналистларга, спонсорларга шалтыраттым һәм бу турыдагы яңалык яктылык тизлегендә таралыш алды.

- Ни өчен сез хай-дайвингны сайладыгыз? Әллә суны бик яратасызмы?

- Мин саф һавада йөрергә яратам, егылу хисен, тизлекне үз итәм. Болар барысы да мине гади сикерүдән хай-дайвингка күчәргә мәҗбүр итте.

- Хай-дайвинг куркыныч спорт төре, шулаймы?

- Әйе, куркыныч. Минем спорт төрендә һәрвакыт әйбәт әзерлектә булырга кирәк. Син һәрвакыт үз-үзеңне кулда тотарга тиеш, башкача булганда хәвеф килеп чыгарга мөмкин.

- Казандагы ярышларның оештырылу дәрәҗәсен ничек бәялисез?

- Моны үзем булган Чемпионатларның иң әйбәтләренең берсе дип әйтергә мөмкин. Гадәттә, безнең ярышлар алай ук популяр түгел, бары йөзләп кенә тамашачы килә. Ә сездә меңләгән кеше, барысы да шундый ярдәмчел. Бик күпләр катнаша, спортчылар, оештыручылар күп. Казанга килүгә син волонтерларны, фирма автобуларын, атрибутиканы күрәсең. Нәтиҗәдә, бу иң әйбәт ярышлар дигән фикергә киләсең. Барлык сервислар да шәп эшлиләр! Шаттллар вакытлы йөри, күнегүләр алдан уйланган вакытта эшләнә, медицина хезмәте. Күбрәк чаралар шушындый дәрәҗәдә үтсеннәр иде дип телим.

- Чемпионат нәтиҗәләренә карата нинди өметләрегез бар?

- Мин җиңү яуларга телим! Мин бик күп күнегүләр ясадым. Әмма иң мөһиме синең күпме эшләвең түгел, ә үзеңне ярышларда ничек күрсәтүең. Мин барысын да әйбәт башкарырмын дип уйлым. Әмма, нәрсә генә булса да, ярышлардан ләззәт алачагымны алдан беләм.

Орландо Дуке – танылган колумбияле хай-дайвер һәм клифф-дайвер. 10 тапкыр Дөнья чемпионы, клифф-дайвинг буенча 6 тапкыр Дөнья Кубогын яулаган спортчы, 3 тапкыр Европа чемпионаты җиңүчесе, клифф-дайвингта Red Bull Cliff Diving сериясе Дөнья чемпионы, узган ел Казанда узган хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы тарихында беренче җиңүче. Орландо инде ике тапкыр Гиннесның рекордлар китабына кертелгән: 2000 елда бөтен судьяларның иң югары билгеләренә лаек булганы өчен һәм уникаль объектлардан сикереш ясау саны буенча дөнья рекорды куйган өчен. Колумбиядәге шәхси йортында Орландо 27 метрлы каланчасы булган бассейн төзегән. Чөнки күнегүләр ясау өчен кирәкле биеклектәге каланчаны табу бик кыен икән. Танылган спортчы бик кызыклы әңгәмәдәшче дә булып чыкты.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев