Логотип Идель
Ялкын

«БИЕК ҮКЧӘ МАТУР ДИЛӘР, КИЕП КАРАГАНЫМ ЮК...»

Кибеттә түфли сайлый башласам, күзем беренче булып 10-16 см үкчәлеләренә төшә. Әти шунда ук: «Ике метрлы булуың гына җитмәгән, дүрт метрлы булып йөрерсең инде алайса,» – ди. Ә буем минем нибары 161 генә.

Әле ул түфлине киеп йөргәндә күпме сүз ишеткәнемне белсәгез... «Аякларың, умырткаң авыртачак! Гел шундый матур булып йөрермен дип беләсеңме соң син? Әле аякларың сызлый башласа белерсең»... Әти әйткәннәр барысыда дөрес икәнен хирург-ортопед Майк О'Нейл җитәкчелегендәге АКШ галимнәре дә дәлилләгән икән.


Моңа кадәр галимнәр без, кызларга, 5 см үкчәле түфли кияргә рөхсәт иткән булса, хәзер исә табиблар фикеренчә, үкчәнең биеклеге нибары 2,5 см гына булырга тиеш. Яңа тикшеренүләрдән соң белгечләр үкчәне ике тапкыр кечерәйтегә тәкъдим итә. Даими биек үкчәле туфлидән йөрүнең азагы бик үк яхшы булмаска мөмкин: умыртка баганасына көч килеп сызлый башлавы бар, аяклардагы кан тамырлары зураеп аяклар ямьсезләнергә мөмкин икән. Шулай ук бөтенләй үкчәсез аяк киеме дә файдалы түгел. Соңгы вакытта модага кергән балеткалар көндәлек аяк киеме булырга яраксыз, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев