Логотип Идель
Ялкын

«БИБИҖАМАЛ ЮБИЛЕЕН УЗДЫРА»

Татарстанның атказанган артисткасы ГАРӘПШИНА ГҮЗӘЛ МӨДӘРРИС кызына- 50 яшь!


20 апрель көнне, кич 18.30 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисткасы ГАРӘПШИНА ГҮЗӘЛ МӨДӘРРИС кызына 50 яшь тулу уңаеннан Х.Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” бенефис-спектакле була. Бибиҗамал ролен юбиляр үзе башкарачак.


Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гарәпшина 1966 елның 6 мартында Татарстанның Актаныш районы Яңа Җиаш авылында дөньяга килә. 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул елны Кәрим Тинчурин театрына эшкә чакырыла.


Театрда эшләүнең беренче көннәреннән үк яшь артистка үзен талантлы, көчле актриса буларак танытты. Биредә 30 елдан артык хезмәт итү дәверендә ул репертуарда баручы заманча, милли, рус һәм дөнья классикасы буенча куелган спектакльләрдә дистәдән артык төрле пландагы рольләр башкарды.


Г.М.Гарәпшина искиткеч табигый талантка ия актриса. Аның иҗат биографиясен бизәүче Зөбәрҗәт (Д.Салихов “Танышулар- кавышулар”), хезмәтче (Ф.Г.Лорка “Бернарда Альба йорты”), Миңлекәй (М.Кәрим “Айгөл иле”), Бибиҗамал (Х.Вахит “Кияүләр”), Маһруза (Х.Ибраһимов “Төн яна учакта”), Фәрхи (К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”), Җиһан (К.Тинчурин “Назлы кияү”), Аптекачы (Э.М.Ремарк “Без барыбыз да кешеләр”), Халидә (Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин “Эх, алмагачлары!”) һәм башка тамашачылар күңеленә хуш килгән спектакльләр моның ачык мисалы булып тора.


Г.М.Гарәпшинаның сәхнәдә тудырган һәрбер образы үзенең ышандырырлык итеп уйный алуы, эчкерсезлеге, психологик яктан дөрес ачып бирелүе белән истә кала.


Юбилей кичәсендә артистны дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре тәбрик итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев