Логотип Идель
Ялкын

"БИАТЛОН - ЯШӘҮ РӘВЕШЕ"

Сүзем бүген Россияда генә түгел, ә дөньякүләм иң популяр булган спорт төрләренең берсе - биатлон турында булыр.

Телевизион рейтингларына күз салсак, ул барлык спорт төрләре арасында, һичшиксез, беренче урында.

Биатлонның Россияда болай популяр булуы спортсменнарыбызның яхшы чыгыш ясавында дип уйлыйм. Дөнья кубогында һәм чемпионатында биатлонистларыбыз һәрдаим җиңү һәм призлы урыннар яулап торалар.

2015 нче елда исә Россияның иң популяр спортсмены исемен дә әлеге спорт төре вәкиле- Антон Шипулин яулады.

Биатлонның безнең илдә 20 нче гасыр башында үсә башлавы күзәтелә башлый. Аны үткән гасырның 20- 30 нчы елларында армия сафларында тренировка һәм илебез чикләрендә патруль вакытында кулланалар.

Беренче тапкыр биатлон спорт ярышы формасында 1933 нче елда үткәрелә. Анда беренчеләрдә булып Ф. Вороьев, Н. Павлов, А. Ильин, А. Пащукевич төрле дистанцияларда җиңү яулыйлар.

Биатлон, аеруча да, Россияның Себер, Урал регионнарында популяр. Әлеге өлкәләрдә һәр кеше диярлек әлеге спорт төоре белән шөгыльләнә.

Алга таба татарстанлылар да алардан калышмас һәм биатлонның үсеше безнең республикада да күзәтелер дип ышанып калам.6647-article-wide-preview

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев