Логотип Идель
Ялкын

БЕЗНЕҢ ВЕЛОСИПЕДЛАР – УРЛАШУГА ЮЛ ЯБЫК

Казан мәктәпләре укучылары БЕЗНЕҢ ВЕЛОСИПЕДЛАР исәп-хисап системасы булдырачаклар. БЕЗНЕҢ ВЕЛОСИПЕДЛАР яшьләр проекты – лазерлы маркировка ярдәме белән велосипедларны исәпкә алып, урлаудан саклану чарасы буларак хезмәт итәчәк.


29 июньдә укучылар беренче велосипедларны маркировкаларга керешәчәк. Лазерлы маркировка ярдәме белән велосипедларны исәпләргә Казанның Вахит районында урнашкан 5 лицей укучылары алынган. Әлеге уй аларга “Идея” яшьләр инновацион иҗат үзәгендә үтүче технология дәресләре вакытында килгән. Проектның кураторы, ТР Лазер үзәгенең генераль директоры (“Идея” технопаркы резиденты) Николай Насонов сөйләвенчә, велосипедның төрле өлешләрен маркировкалау урлаудан саклауның бер чарасы булачак. “Маркировка урланган велосипедны эзләү эшләрен тизләтәчәк. Маркировкаланган велосипедлар турында мәгълүмат бердәм исәпләү базасында сакланачак. Аларны укучылар остазлары ярдәмендә үзләре төзеячәк”, - дип аңлатты Николай Насонов.


Проект берничә этаптан тора. Беренче эш итеп укучылар велосипедларны исәпкә алачак. Аннары база булдырачаклар. Велосипедны базага кертү өчен аңа хуҗасы турында мәгълүмат беркетелергә, уникаль номер билгеләргә кирәк булачак. Велосипедның уникаль номерында чираттагы мәгълүмат булачак: 116ХХХ. Беренче өч сан регионны күрсәтсә, алдагы саннар автомат рәвештә исәпләү базасы тарафыннан билгеләнәчәк.


“БЕЗНЕҢ ВЕЛОСИПЕДЛАР”


Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: ел башыннан бирле Казанда гына да 129 велосипед урлау очрагы теркәлгән. Зыянның суммасы – ярты миллион сум тирәсен тәшкил итә.


БЕЗНЕҢ ВЕЛОСИПЕДЛАР яшьләр проектын тормышка ашыру әлеге төр транспортны урлау очракларын бермә-бер киметер дип ышанабыз, чөнки маркировкаланган велосипедларны сирәк урлаячаклар”, - ди Николай Насонов.


Беренче велосипедларны маркировкалау 29 июнь 10:00 сәгатьтә “Идея” яшьләр инновацион иҗат үзәгендә булачак (Казан шәһәре, Петербург урамы, 50 нче йорт, 31 нче корпус; тел.: 258-72-64). Әлеге чарада Казан шәһәре Вахит районының 5 лицей укучылары, Лазер үзәгенең генераль директоры Николай Насонов катнашачак. Теләгән һәркемне велосипедларны маркировкалауга чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев