Логотип Идель
Ялкын

"БЕЗНЕҢ ВАКЫТТА ИМТИХАННАР ҖИҢЕЛРӘК ИДЕ..."

Ата-аналар БДИ тапшырды. Əлеге чараның төп максаты – әти-әниләрне дә бу имтиханны тапшыру үзенчәлекләре белән таныштыру. Дулкынланганнармы, "чишә" алганнармы, алдан әзерләнгәннәрме, сынатмаганнармы?..

"Безнең вакытта җиңелрәк иде..."

Өч бала әнисе Чулпан Гыйззәтуллинага бу акциядә катнашырга улының сыйныф җитәкчесе тәкъдим иткән.

– Минем улыма БДИга кадәр ерак әле. Дөресен генә әйткәндә, бу БДИга махсус әзерләнмәдем. Имтихан алдыннан бераз гына каушау сизелә, ләкин аның баллары безнең киләчәк тормышка инде йогынты ясамаячак бит. 100 баллга язасы килә, әлбәттә, әмма алай ук булдыра алмам, дип уйлыйм. Чөнки сораулар бер дә җиңел түгел. Мисал өчен, җөмләләрдәге хаталарны табу миңа авыргарак туры килә, – ди Чулпан ханым.

Улы 7 сыйныфта гына булса да, ул укый торган мәктәптә БДИда очрарга мөмкин темаларга аеруча зур игътибар бирәләр икән. Мәктәпне 1991 елда тәмамлаган Чулпан ханымның ул вакытта БДИның нәрсә икәнлеген дә белмәгән.

– Безнең вакытта барысы да җиңелрәк иде. Имтиханнарны да үзебезнең мәктәптә укытучыларыбызга тапшыра идек. Таныш укытучыларыңның янында булуы барыбер тынычландыра иде, – ди ул. Аның фикеренчә, авылда белем алган укучылар өчен БДИ – югары уку йортына керү өчен менә дигән мөмкинлек.

“Советлар Союзындагы мәгариф системасын җимерүләре кызганыч”

Шәхси эшмәкәр Эльвира Зыятдинова ата-аналарның БДИ тапшырулары турында әле якшәмбе көнне генә белеп алган. Теләсә дә, әзерләнергә вакыты булмаган аның. Ике бала тәрбияләүче ханымның олы кызы БДИ тапшыру чорына туры килмәгән, әмма улын быел мондый сынау көтә икән.

– Бүген имтиханны мәктәптән калган белемнәремне кулланып тапшырырга булдым. Иртә белән юньләп ашый да алмадым: мәктәп еллары инде күптән узса да, бераз каушатты. Бөтен җирдә балаларның мәктәптә алган белемнәренең төпле булмавы турында сөйлиләр. Барысы да тест режимда булу сәбәпле, алар дүрт варианттан берсен сайлауга кайтып кала. Элек мәгариф системасы дөрес итеп төзелгән иде. Һәрвакыт Советлар Союзындагы мәктәпләр иң яхшыларыннан саналды бит. Аны җимерүләре бик кызганыч, – ди ана кеше.

Аның фикеренчә, бүгенге көндә яңабаштан торгызылган, әмма аңлашылмый торган мәгариф системасында алга таба нишләргә кирәклеген белмиләр.

– Монда бер генә уңай як бар: ул да булса имтиханнарны бер тапкыр тапшырып, берничә уку йортына документларыңны бирә алу. Әмма булган системаны җимермичә, яңалыклар гына кертеп, үзгәртеп була иде бит. Чыннан да, балаларда белем дәрәҗәсе бик нык төште. Хәтта видеороликлар караганда да, укучыларга элементар сорауларга җавап бирә алмыйлар. Достоевскийның нинди әсәрләр язганын белми. Аларга рус, татар, телләрен кертәләр. Нәтиҗәдә, алар бер телне дә яхшы белми, – дип саный ул.

Эльвира ханым өчен БДИ биремнәре арасында фразеологизм, чагыштыру, антонимнарны табу авырга туры килгән. Вакытның чикле булганлыгы да моңа комачаулады, дип саный ул.
– 40 минут күп вакыт түгел, шуңа да өлгермәм, дип куркасың, белгән әйбереңне дә онытырга мөмкинсең. Әмма әзерлеге булган бала өчен БДИ авыр булырга тиеш түгел, – ди ул.

Бер санын – таяк белән...

8 нче сыйныфта укый торган улы булган, психолог булып эшләүче Ксения Александровнага биремнәр, киресенчә, авыр булмаган. Бланк тутыру белән генә шактый мәшәкатьләнергә туры килгән аңа!

– Миңа калса, имиханны тутыру буенча күнекмәләрне имтиханга кадәр төшенергә кирәк. Чөнки балалар БДИ вакытында дулкынлана, хәтта стресс вакытында үз фамиллияңне дә дөрес язмаска мөмкинсең. Шунысы да уңайсыз: без бер санын мәктәп өйрәткәнчә язарга күнеккән. Әмма имтиханда берлене таяк формасында язарга кирәк. Бер караганда, бу вак-төяк кебек кенә, әмма уңайсызлыклар тудыра, – ди малае 8 сыйныфта укучы ана.

Быел улы БДИ тапшырачак Аида ханым Садыкова мондый акцияләрнең кирәкле булуын искәртә.
– Еш кына, имтиханнар алдыннан, ата-аналар паникага бирелә. Металл рамкасы да һәр ата-ананы борчуга сала. Әгәр мондый акцияләр ел саен уздырылса, ата-аналар бераз тынычлана төшәр иде, – ди ул.

 

//intertat.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев