Логотип Идель
Ялкын

БЕЗНЕҢ ӘТИ /укучылардан хат/

Минем әти Иске Кормаш авылында дөньяга килгән, шунда үскән. Мин укыган мәктәптә белем алган. Вакыты җиткәч, армия сафларында хезмәт итеп кайткан. «Армия – чын ир-егетләр тәрбияләүче тормыш мәктәбе», - ди ул.

Хәзерге вакытта әтием төзелештә эшли. Кешеләргә йортлар, биналар төзи. Аларның эчләрен, тышларын матурлый, бизәкли. Аның эше авыр, бәлки, арып та кайта торгандыр, ләкин ул беркайчан да зарланмый. Каршысына эштән кайтуын зарыгып көткән энем йөгереп килгәч, көчле куллары белән аны күтәреп ала да күккә чөя. Минем эшләгән эшләремне күреп, мактый, ярамаган эш эшләсәк – шелтәли. Күңелсезләнергә дә ирек бирми. Тапкыр, шаян сүзләре белән барыбызның да күңелен күтәрә. Безгә булышырга да, безнең белән уйнап, шаярырга да вакыт таба. Берәр нәрсә ватылса, шунда ук төзәтеп куя. Әниебез өйдә булмаганда, ашарга да пешерә. Аның пешергән ризыклары да әниебезнеке кебек үк тәмле килеп чыга.

Зилия Фәрдиева

14.01.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев