Логотип Идель
Ялкын

«БЕЗНЕ ӨЙДӘ КӨТӘЛӘР!»

Син кайда? Кайчан кайтасың? Бу сорауларга безнең һәрберебез көненә берничә тапкыр җавап бирәдер. Димәк, без бәхетлеләр. Безне өйдә борчылып көтеп торучы якыннарыбыз бар. Ә алар азрак борчылсын, кайдалыгыбызны белеп торсыннар өчен, без бүген махсус сәгать ясарбыз.

  1. Мондый сәгать өчен һәр өйдә дә була торган әйберләр генә кирәк: 20х20 см калынрак катыргы кисәге, шул ук зурлыктагы обой яисә рәсемле кәгазь бите, циркуль яисә әйләнә, ак катыргы битләре, маркер, ике яклы скотч, иске будильник механизмы, җилем.

  2. Башта калын катыргыга сәгатьнең нигезен − әйләнә (яисә күңелегезгә хуш килердәй башка фигура) сызабыз, ул сез үзегез теләгән зурлыкта булырга мөмкин. Безнең очракта әйләнә радиусы 10смдан артмады.

  3. Сызган эз буенча катыргыдан әйләнәне кисеп алабыз.

  4. Обой битеннән дә шул ук зурлыктагы әйләнә киселә.

  5. Хәзер инде рәсемле әйләнәне катыргы әйләнәгә ябыштырабыз.

  6. Киләсе эш итеп, иртәгәге көнегезне күздән кичерегез. Көн планында нинди вакыйгалар бар? Сез кайсы вакытта кайда булачаксыз? Бу сорауларга җавап биргәннән соң, эшкә тотынырга да була. Без сәгатьнең «циферблат»ын ясаячакбыз. Моның өчен киләсе көннең һәр пунктын бер рәсем яисә сүз белән тасвирларга кирәк. Бу рәсемнәрне катырак кәгазьгә ясау яхшы.

  7. Инде рәсемнәрне кисеп алып, сәгать нигезенә урнаштырыйк: бию түгәрәге өчтә икән, аны 3 саны урынына, биштәге музыка дәресен биш саны урынына куябыз. «Циферблат»ны нигезгә беркеткәндә, ике яклы скотч куллану җайлы – теләгәндә, рәсем-язуларны алыштырып та куеп булачак.

  8. Шул ук ак катыргыдан сәгать телләре дә киселә.

  9. Нигезнең уртасына тишек ясыбыз да, сәгать механизмын беркетәбез. Ныклырак булсын дисәгез, аны нигезгә «Момент» җилеме белән ябыштырып та куярга мөмкин.

  10. Хәзер инде сәгать телләрен генә урнаштырасы калды. Алар сәгать механизмының алгы якта чыгып калган тел ояларына утыртыла: сәгатьләрне саный торганы иң аста кала, аның өстенә минут, аннары секунд теле берегә.

  11. Сәгать әзер! Элеп куяр урынны якыннарыгыз белән бергәләп сайлагыз. Борчусыз көннәр сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев