Логотип Идель
Ялкын

БЕЗНЕ ЧИТТӘН КҮЗӘТӘЛӘР

Безнең илдәге сайлау ул - чит илдән кунаклар килүгә бер сәбәп тә. Бүген көне буе төрле илләрдән килгән 300000 вәкил сайлау барышын күзәтәләр. Бар да тәртип белән барамы, хокук бозулар юкмы - берсе дә кунакларның игътибарыннан читтә калмый.

Мәктәпләрегез бигрәк матур


[caption id="attachment_10060" align="alignleft" width="300"]күзәтәләр 2 Тофик Бабаев фотосы.[/caption]

Азәрбайҗаннан килгән кунакларыбыз, мәсәлән, безне 3 көн күзәтәләр икән инде. Бүген Питрәч районында булганнар. Барысы да бездә электрон сайлау мөмкинлеге булуга бик куанганнар икән, хокук бозулар алай иткән очракта булмый бит, диләр. Алга таба бөтен җирдә дә шундый мөмкинлек булдырырга тәкъдим итәләр.

Татарстан сайлау участокларына бик сокланганнар, аларның күбесе мәктәпләрдә урнашканга, безнең укучылар бик рәхәт яши икән дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шулай шул! Яшьләребез дә бик теләп тавыш биргән алар барган участокларда. Россиянең гөрләп үсүен теләп калабыз дип саубуллашты алар.

Без сезнең тәҗрибәгә таянырбыз


Әрмән иленнән һәм Болгариядән килеп тә күзәтәләр икән безне. Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында булганнар. Халык бәйрәмгә килгәндәй бара сайларга сездә, безне дә бик җылы кабул иттеләр, ди кунакларыбыз. Ә электрон рәвештә тавыш бирә алуыгыз ул - киләчәккә тагын бер адым инде. Киләчәктә без дә электрон сайлау кертергә җыенабыз, сезнең тәҗрибәгезгә таянырбыз инде, - дип тәмамлады сүзен Әрмән иленнән килгән кунак.

Үзебезнекеләрдән кемнәр?


күзәтәләр 1

Бездә "Чиста сайлау өчен" күзәтүчеләр корпусы бар. Анда кемнәр керә дисезме? Үзебезнең юрист-студентлар икән. Аларны сайлауларга кадәр 3 ай алдан өйрәтә башлаганнар. Сайлау участогында нинди хәл булырга мөмкин - шуларны уеннар рәвешендә тәкъдим иткәннәр студентларга. Ә бүген менә Татарстанның зур шәһәрләренә җибәргәннәр. Укытулары бушка китмәгән: алар бер участокны хокук бозудан саклап калган. Начар күрә торган бер абый сайларга килгән монда һәм оештыручылардан ярдәм сораган. Шул вакыт аның янында низаг чыгаручы берәү пәйда булган. Ләкин аны "Чиста сайлау өчен" корпусы күзәтүчеләре күреп алган.

Татарстанда тавыш бирү үзенчәлекләре


- Татарстанда тавыш бирүчеләр күп булды. Сайлау тәмамлануга 2 сәгать кала безнекеләрнең 70%ы тавыш биргән иде. Бу халыкның Республиканы яратуына һәм икътисад үсешенә бәйле.  
- Татарстанда сайлау тыныч уза. Бу сайлаучыларның тәртипле һәм укымышлы булуы турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев