"БЕЗНЕҢЧӘ - ТАТАРЧА РЭП-БАТТЛ"

"Тиздән, татар хип-хоп рейтингларын яңарта торган "ТЕГЕРМӘН" татар рэп-баттлы узачак. Бит, флоу, манчы, неформат – әйе, барысы да булачак" – дигән сүзләрне социаль челтәрләрдә күргәч, миндә проектка карата зур кызыксыну уянды. Үземә татарның тетрәндергеч рухы, бай иҗаты ошаганга күрә, сезгә мин "Тегермән" проекты турын да сөйләргә булдым.

Кайда һәм ничек, кем һәм ни өчен кебек сорауларга җавапны Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан эзләргә булдым. Бөтендөнья татар конгресына барып кайтканнан соң, түбәндәгеләрне ачыкладым: "Тегермән" исемле татарча рэп-баттл быел беренче тапкыр уздырыла, анарчы ул интернетта видеопроект буларак эшләнгән. Бервакытны ART suret студиясенең нигез салучыларының берсе Азат Садыйков һәм чын татар реперы Алмазның, башына интернетта татарча рэп видеопроекты ачып җибәрү дигән уй килә. Шушы проектка исем кирәк була һәм алар аны рус телендә баручы "Мясорубка" рэп-баттл проектыннан алалар, ләкин иттарткыч сүзе белән килешә алмагач, шуңа охшаш исем эзлиләр/ Нәтиҗәдә "Тегермән" дигән вариантка тукталалар.

Проектны яңа форматта уздыру өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Собака.ru журналы (Рәдиф Кашапов), Yummy Music Band (Ильяс Гафаров), ART vision (Азат Садыйков) студиясе ярдәм итә. Татарстанның төрле районнарыннан, шәһәрләреннән рэперлар җыелышып, татарча рэп укуда, бөтен булган сәләтләрен, тел байлыкларын, бер-берсе белән ярышу да күрсәтә алачак.

Җиңүчегә сингл (ягъни җыр) яздыру, видео-клип төшерү, "Мин Татарча Сөйләшәм"дә чыгыш ясау мөмкинлеге биреләчәк, шулай ук OXXXYMIRON концертына ике билет тапшырачаклар.

Проектның төп максаты - татар телендә рэп үстерү һәм актуальләштерү, яшьләрне таныту һәм сәхнәгә чыгару, дөньяга карата фикерләрен белү. Татарча рэп тыңлату һәм күрсәтү, татар телен үзләштерү өчен дә бу эшнең әһәмияте зур.

[gallery columns="2" size="full" ids="4452,4453"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    1015
    0
    7
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    546
    0
    4
  • 10 октябрь 2020 - 12:07
    «ДУСТЫМНЫ ӘТИ-ӘНИСЕ КЫЙНЫЙ» «Якын дустымны әти-әнисе кыйный. Алар начар гаилә түгел, эчмиләр, тартмыйлар, уңган, тырыш кешеләр. Ник алай эшләүләрен һич аңламыйм. Берәр эшне алар теләгәнчә башкармаса да, сеңлесе еласа да кыйныйлар икән. Кул күтәреп, кешене тәрбияләп булмый бит... Дустыма ничек ярдәм итим?»
    421
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019