Логотип Идель
Ялкын

«БЕЗГӘ ШҮРӘЛЕ БУЛУ КИЛЕШӘ!»

«ШҮРӘЛЕЛӘР» – ЯРАТЫП, ҮЗ ИТЕП, ӘНӘ ШУЛАЙ АТАП ЙӨРТТЕЛӘР БУ МУЗЫКАЛЬ ТӨРКЕМНЕ БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ ДЕЛЕГАТЛАРЫ. МӘСКӘҮ ШӘҺӘРЕНДӘ ЯШӘП ИҖАТ ИТКӘН ТӨРКЕМНЕҢ ИСЕМЕ ДӘ ҮЗЕБЕЗЧӘ, ТАТАРЧА. КҮҢЕЛЛӘРЕ ДӘ МИЛЛИ КӨЙЛӘРГӘ ЯҢА, ЗАМАНЧА СУЛЫШ ӨРГӘНГӘ, ТӨРКЕМДӘГЕ ҺӘРКЕМ КАБАТЛАНМАС, ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ШӘХЕС БУЛГАНГА, АЛАР ФОРУМНЫҢ ЙОЛДЫЗЛАРЫНА ӘЙЛӘНДЕЛӘР. «ШҮРӘЛЕЛӘР» БЕЛӘН ЯКЫННАН ТАНЫШУ ТЕЛӘГЕ ҺӘРКЕМДӘ УЯНДЫ.


«Бар нәрсәне дә – Шүрәлечә, ягъни, күнелле итеп эшләргә» ‒ әнә шундый девиз белән яши алар. Казандагы форум вакытында мин алар белән әңгәмә корырга булдым. Үзем өчен, ягъни кызык өчен генә түгел, ә сезне дә таныштырыр өчен.


Ни өчен төркем нәкъ менә «Шүрәле» исемен йөртә?


Рөстәм БАЙБИКОВ, флейта, вокал:  Шүрәле – татарның иң популяр персонажыдыр ул. Аны бар татар кешесе дә таный. Татар фольклорында Шүрәле никтер кырыс, усал итеп сурәтләнгән. Чынлыкта исә ул позитив, шат күңелле, аралашучан зат. Без дә шундыйлар. Димәк, Шүрәле исеме безгә бик килешеп тора.


Бер-берегезне ничек эзләп таптыгыз? Төркем булып ничек оештыгыз?


Илдар СӘЛАХОВ, баян, вокал: Без бер көндә генә тупланмадык. Төркем булып оешу – шактый озак һәм четерекле процесс. Безнең оешу тарихыбыз да шактый үзенчәлекле, кызыклы булды. Миңа Мәскәүдәге Татар милли-мәдәни үзәгендә еш кына чыгыш ясарга туры килгәләде. Ансамбль җыю теләге күптән бар иде, ләкин аны гадәти булмаган, үзенчәлекле итеп оештырасы килде. Шул уйлар белән янып йөргәндә Милли үзәктә Рөстәм пәйда булды. Аның Мәскәүдә татар ансамбле эзләп йөрүе икән. Нәкъ менә ансамбль. Таба алмаган. Безне Мәскәү шәһәрендәге популяр җырчы, Татарстан республикасының атказанган артисты, әлеге дә баягы Татар милли мәдәнияте үзәге хезмәткәре Роза Хәбибуллина таныштырды. Таныштырды да, төркем җыярга тәкъдим итте. Шулай итеп, «Шүрәле»нең беренче составы тупланды. Рөстәм Байбиков, Илдар Сәлахов һәм  бүгенге көндә инде вафат булган «Дюна» төркеме бас-гитаристы, композитор Ринат Шәрипҗанов белән берләштек тә инструменталь төркем булып эшли башладык. Бераз вакыт узгач, безгә Марат Галимов кушылды, аннан Виталий Савельев килде. Бер ел элек безгә «Голос» проекты аша яхшы таныш булган Иделия Мөхәммәтҗанова килеп кушылды һәм «Шүрәле», ниһаять, вокалистлы да булды.


Виталий, син бит татар егете түгел, «Шүрәле»гә кадәр татар мәдәнияте белән таныш та түгел идең? Бу төркемдә үзеңне ничек хис итәсең? Ничек килеп эләктең монда да, нигә шулай җиңел, иркен хис итәсең монда үзеңне?


Моңа мин үзем дә аптырыйм. (Көлә.) Төркемдә уйнарга Рөстәм тәкъдим итте. Концертларда уйнарсың, күп вакытыңны алмас, әмма нәтиҗәсе булыр, диде. Мин ризалаштым. Ул вакытта татар көйләре белән гомумән дә таныш түгел идем.  Телне белмим дә белмим. Эшли башлагач, үзеннән-үзе ошый башлады, кердем дә чумдым бу мохиткә.


Бераз вакыт үтүгә, «Шүрәле»нең үз стиле, үзенә генә хас юнәлеше барлыкка килде. Шул чакта мин инде һичшиксез монда калачагымны аңладым. «Шүрәле» хәзер минем тормышымда да, җанымда да бик зур урын алып тора. Монда эләгүем өчен язмышка мең рәхмәт!


Мәскәүдә татар көйләрен, татар мәдәниятен халыкка җиткерү авырмы? Белгәнемчә, сез рус телендә дә, чит телләрдә дә җырлыйсыз. Танылу өчен аларны гына башкарсагыз, җиңелрәк булмас идеме?


Иделия МӨХӘММӘТҖАНОВА, клавишалар, вокал: Барыбызның да музыкаль белеме, тәҗрибәсе бар. Төрле жанрларда җырлап, төрле мәйданнарда эшләп карадык. Экспериментлар да күп булды. Ләкин татар көйләре, милли сәнгать барыбер үзенә тарта. «Голос» проектында катнашканда да, Словениядә джаз фестивалендә чыгыш ясаганда да, АКШда берникадәр вакыт яшәп алганда да үзебезнең көйләрне сагындым мин. Аларны ишеттерәсе килде.  Татарлыгым үзенекен итте, димме соң. Америкада яшәгәндә, кичләрен «Подмосковные вечера» җырын җырлый идек. Аннан татар көйләренә күчәбез. Үзеңнеке барыбер кадерле...


Мин «Шүрәле»гә килгәндә, ул инде оешкан инструменталь төркем иде. Мин – аны, ул мине эзләп тапканга бик шатмын. «Шүрәле»дә үземне чын мәгънәсендә яхшы хис итәм. Иркен сулап җырлыйм, төрле идеяләр туа, төркемдә чып-чын иҗади атмосфера хөкем сөрә. Һәм – татар рухы. Татар милли көйләренә үзебезнең аранжировканы ясап, аны заман тыңлаучысына яраклаштырабыз. Алар эчтәлеге, стилистикасы буенча – татар рухында, әмма европача яңгырыйлар. Татарлыгы инструментлар, текст белән бәйле булса, европалыгы – гармониядә. Нәтиҗәдә, яшьләр дә яратып тыңларлык заманча татар медиапродукты килеп чыга.


Сезнең һәммәгез дә – кабатланмас шәхес. Һәммәгез дә – лидер. Төркем өчен бу авыр түгелме?


Марат ГАЛИМОВ, гитарачы: Һәммәбез дә – солистлар. Һәммәбез дә – төркемнең алыштыргысыз элементы. Һәркем ул гына шулай шәп итеп башкара белгән үз эшен эшли.  Шуңа да һәркем ‒ алыштыргысыз. Рөстәм – оештыручы, Виталий – креатив идеяләр тәкъдим итүче, Марат – аранжировкалар остасы, Иделия – кабатланмас тавыш иясе, Илдар ‒  баян буенча дөнья чемпионы. (Көлешәләр.) Шаярмыйм, ул чынлап та Татарстанның атказанган артисты! Алабуга шәһәреннән. Ул ‒ арабыздагы Татарстанда туып үскән бердәнбер кеше. Нәкъ менә татар мохитендә тәрбияләнгән, аны кечкенәдән канына сеңдергән. Татар кешесенә нинди репертуар тәкъдим итәргә кирәклеген ул бик яхшы тоемлый.


Рөстәм БАЙБИКОВ: Һәммәбезнең үз фикере, үз идеясе булуы, төрле мохиттә үсүе кайвакыт каршылыкларга китерә, билгеле, ансыз гына булмый. Әмма «мин лидер, мине генә тыңларга, минем сүземә генә колак салырга тиешләр» дигән тискәрелек юк бездә. Без бер-беребезне тыңларга тырышабыз. Ишетергә. Бергә эшли-эшли арабызда туган каршылыкларны уңай якка борып җибәрергә өйрәндек.  Фикерләр туры килмәгәндә, ниндидер бер алтын урталык эзлибез. Шул төрле фикерләрдән уртак бер нәтиҗәгә килергә! Әйтик, көйләребезгә Илдар татар мәдәниятенә хас алымнар кертсә, без башка илләрнең музыкаль юнәлешләрен кулланабыз. Аннары эшләнгән эшебез куандыра! Сер түгел, бүген татар эстрадасына Европа сыйфаты, яңа яңгыраш җитеп бетми. Калыплашудан арынырга кирәк. Без шул юнәлештә барабыз шикелле...


Шушы составта тотынган иң зур проектыгыз нинди?


Бер ел буе Мәскәүдә продюсер, режиссер Гаяр Нуриманов төшергән «Мәхәббәт ул ‒ йөрәк эше» дип исемләнгән фильмга көйләр яздык. Элеге эшнең иң югары ноктасы – төп саундтрекны эшләү. «Мәхәббәт ул ‒ йөрәк эше» җырын яздыруга без бар көчебезне, күңелебезне бирдек. Ул иң яхшы студиядә яздырылды. Фильм өчен эшләү бик күп вакытны сарыф итте, әмма нәтиҗәсе шуңа торырлык. Без эшләгән саундтрек фильм калыпларында гына бикләнеп ятмый, аның мөмкинлекләре зуррак. Фильмның бер өлеше буларак кына кабул итмичә, киңрәк аудиториягә чыгарга, таралырга тиеш ул. Татар телен аңламаган кешеләргә дә якын булыр, ошар бу җыр дип ышанып калабыз.


Хәзер ниләр майтарасыз?


Төп максатыбыз – Казан, Татарстан тамашачысын яулау. Үз кабатланмас репертуарыбызны булдыру да зур максатларның берсе. Татар мәдәниятенә, музыкаль мохитенә яңалык кертәсебез килә. Халык сыйфатлы тере яңгырашка, заманча милли көйләргә сусаган, ул аларны тыңларга әзер. Планнарның тагын берсе – татар музыкасында гына «тукталмау».


СПРАВКА:


«Шүрәле»ләргә


Досье 


Рөстәм БАЙБИКОВ:


Яратам: яңалыккка омтылуны,сайлап алу мөмкинлеге булуын, бу ике сыйфатны яхшы гына итеп берләштерүне.


Яратмыйм: кеше кулы астында эшләргә, үземә кагылышы булмаган тәнкыйтьне күңел аша үткәрергә. Шуңа күпчелек коллегаларым төсле оркестрда уйнамыйм.


Тормыштагы иң тәвәккәл адымым: 20 яшьтә Саратов консерваториясен ташлап, Мәскәүгә чыгып киттем. 3 музыкаль югары уку йортына имтихан биреп карадым, үтә алмыйча, әйләнеп кайттым. Әти-әнине өченче кабул итү булачак дип алдап, акча алып, кабат чыгып киттем. Һәм Мәскәүдә калдым. Бер дә таныш булмаган кешеләр фатир табарга да булышты, югары уку йортына керергә дә әзерләде, аларга чиксез рәхмәтлемен.


Тыңлыйм: чикләмим үземне – джаз, рок, чит ил, рус эстрадасы, классика.  Этник музыканы аеруча үз итәм, ул халыкның мәдәнияте белән якыннанрак таныштыра.


Иделия МӨХӘММӘТҖАНОВА:


Яратам: cәяхәт итәргә, яңа урыннар, шәһәрләр белән танышырга, китап кибетләренә, музей, театрларга йөрергә. Халыкара җыеннарны үз итәм, төрле мәдәниятләрнең кушылуыннан килеп чыккан иҗат ошый миңа. Гадәти тормышта бераз гына иренеп ятып торырга яратам. Тагын – яхшы кофе һәм тәмле ризык!


Яратмыйм: иртән торып, кая да булса җыенырга. Прическа, макияж  ясарга кирәк. Бр-р-р. Шулай ук эш-гамәлләрем, уйларым өчен хисап тотарга яратмыйм. Мин компьютер каршында утырганда, янымда кем дә булса басып торса, ачуым чыга.


Тормыштагы иң тәвәккәл адымың: Мәскәүгә китүем.


Тыңлыйм: Стиви Уандер, Майкл Джексон, Extreme, Джон Майер, Aerosmith, Земфира, Майлз Дэвис һ.б. Рус классикасы, фолк, рок, джаз һәм этно – минеке.


Виталий САВЕЛЬЕВ:


Яратам: тәмле ашарга, китап укырга, төрле өлкәләргә караган иҗат эшен һәм гаиләмне.


Яратмыйм: ялганны.


Тормыштагы иң тәвәккәл адымым: әти-әниләремә каршы килеп булса да, тормышымны үземчә төзү.


Тыңлыйм: Muse, Maroon 5.


«Шүрәле» – Мәскәүдә татар телендә иҗат итүче бердәнбер фьюжн-төркем. Һәм ул дөньякүләм яңгырашка лаеклы проект. Концертларына татар тамашачысы гына түгел, ә рус аудиториясе дә бик теләп йөри. 


[gallery size="full" ids="5098,5100,5102,5099,5101"]

 


Фотолар «ШҮРӘЛЕ» төркеме архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев