Логотип Идель
Ялкын

«БЕЗ - СПОРТЛЫ ГАИЛӘ»

Бу уку елында лицеебызда ата-аналар, укучылар катнашында бэйрэмнэр күп үткәрелде. Алар: Көзге Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз. Бу бәйрәм вакытында укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бергәләп ял итте, төрле бәйгеләрдә катнашты, узләренең көчләрен төрле спорт уеннарында сынады.


Шатлыклар күңелебездә Ал кояш күгебездә


“Рәхәтләнеп бәйрәм итик. Спорт бәйрәм бездә”, – диеп сүзен башлады лицеебызның тәрбия буенча җитәкчесе Нияз Бадретдинович.


Ә менә 18 нче март көнне лицеебыз ишеге алдында “Әти-әти һәм мин спортлы гаилә” бәйрәме үткәрелде. Өч кешедән һәм дүрт кешедән торган гаиләләр бу бәйрәмнең бизәге иде.


Кыш белән яз берсенә-берсе юл бирмичә тартышкан мизгелендә лицеебыз спорт мәйданчыгында, яңа явып үткән ап-ак кар өстендә саф һавада гаиләләр бер берсен узышып спорт ярышларында катнашты.


Әти-әниләр гәзиз балаларнын капчыкка утыртып тартып йөрү, әти-әниләрнең күзләрен бәйләп аларны балалар йөртү, табада коймак сикертеп йөгерү кызыклы һәм зур сынау булды.


Спорт мәйданчыгы жанатарлар тавышыннан шау-гөр килеп торды, һәр гаилә өчен борчылып, кайсы гәиләнең спорт ягыннан көчле икәнен күзәтте.


Һәр ярышның үз жиңучесе була. Өч кешелек гаиләләр арасында. Идиятуллинар гаиләсе – 1 урынны, Шпякиннар гаиләсе – 2 урынны, Коровиннар гаиләсе 3 урынны алды. Дүрт кешелек гаиләләр арасында Нуреевлар гаиләсе- 1 урынны, Яковлевлар гаиләсе-2урынны, Солтановлар гаиләсе- 3 урынны алды. Садыковлар гаиләсе, Ваккасовлар гаиләсе, Ериннар гаиләсе номинацияләрдә билгеләп үтелде. Һәрберсенә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.


Катнашкан барлык гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, киләчәктә дә тормышларын спорт белән бергә бәйләп баруларын теләп калабыз!


Вәлиева Сәвия Лотфулла кызы, 26-нчы лицейның физик тәрбия укытучысы.


[gallery size="full" ids="7075,7074,7073,7072,7071"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев