Логотип Идель
Ялкын

«БЕЗ НИЧЕК ЖУРНАЛИСТ БУЛДЫК... »

«Иске Казан» фестивале кысаларында Болгар ханлыгының элекке чик буе ныгытма җирлегендә Республиканың иң сәләтле балалары җыелды. 21 август көнендә “Сәләт”нең укучылар һәм студентлар клубы әгъзалары, «Шәхес» аланындагы бер төркем бала “Йолдызлык”тан махсус килделәр.

Безнең өчен сәләтле һәм хөрмәтле шәхесләрне чакырып, кызыклы мастер-класслар әзерләгән иделәр. Мәсәлән, журналистика буенча мастер-классны “Шәһри Казан” газетасы журналисты Линар абый Закиров һәм “Ялкын” журналы журналисты Айгөл апа Абдрахманова үткәрделәр.

Дөрес, журналист һөнәре белән әллә ни кызыксынучылар табылмады. Ләкин Линар абый Закиров аптырап калмады, очрашуны пресс-конференция форматында дәвам итәргә тәкъдим итте. Без килештек. “Шәхес” аланы сәлкеше Лейла М.ны спикер итеп сайладылар. Ул үзенә “Голос” проектыннан кайткан  рок-йолдыз образын сайлады. Аңа төрле-төрле сораулар бирә башладылар, сәхнә костюмы турында да, яраткан эчемлеге турында да белергә теләделәр. Ә иң яраткан сорау “журналистларда” чәч турында булды. Нишләп, дисезме? Чөнки Лейланың чәч төсе типик түгел. Шәмәхә аның чәзләре!

“Ә әниең ничек ризалык бирде?” - дип кызыксындык без. Әнисе гаҗәпләнгән, ләкин кызына сайлау хакукы биргән икән. Баксаң, бу инде беренче генә үзгәреш түгел икән Лейланың чәч тарихында. Ул чәч төсен җиде мәртәбә алыштырган. “Ә чын төсе нинди иде?” - дип сорамый булдыра алмадык. Коңгырт булган икән.

“Киләчәктә нинди төс сайларсың икән?” - дип фаразлый башладык. Әмма бу сер булып калды. Ә нәрсә, заманы шундый, кыюлык һәм неординар уйлар шәһәрләрне яулап ала. Без Ләйләгә тагын да күбрәк кыюлык һәм креатив идеяләр теләп калабыз.

Һәм бик зур рәхмәт Линар абый белән Айгөл апага шундый шәп  мастер-класс үткәргәннәре өчен. Сәлкешләр канәгать калдылар.

[gallery size="large" ids="2689,2688,2687,2686,2679,2678,2691"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев