Логотип Идель
Ялкын

«БЕРКЕМ ДӘ ОНЫТЫЛМЫЙ!»

Туган өен белмәгән


Туган авылын белерме?


Туган авылын белмәгән


Туган илен белерме?


Дөрестән дә, һәркем үз туган ягын һәм аның күренекле кешеләре турында белергә тиеш. “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”, - диләр бит. Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр. Аларның күпчелеге яу кырыннан әйләнеп кайтмаган.


Сугыш һәрбер йортның диярлек бусагасын атлап кергән һәм иң якыннарының гомерен өзгән. Безнең Татарстаннан гына да фашизмга каршы сугышка 700 меңнән артык кеше киткән. Шуларның яртысы диярлек туган нигезләренә әйләнеп кайтмаган. Әниләр - улларын, ирләрен, кызлар - сөйгән ярларын, балалар аталарын югалткан. Шуңа күрә, 9 Май - Җиңү көне ветераннарыбыз өчен шатлыклы да, бер үк вакытта моңсу да бәйрәм.


Шулай ук, Бөек Җиңү диюгә, күз алдыбызга бөек шагыйребез Муса Җәлил килеп баса. Патриот шагыйребез үзенең бөтен көчен Туган илебезгә тынычлык китерүгә юнәлткән шәхесләребезнең берсе булып тора. Без кечкенәдән аның туган ил, фашизмга нәфрәт, сугыш темасына язылган шигырьләрен укып беләбез. Муса Җәлилнең батырлыгына, геройлыгына сокланабыз.


Бөек Җиңүнең әһәмияте һәм мәгънәсе турында бик күп фәнни хезмәтләр, әсәрләр, пьесалар, шигырьләр дә иҗат ителде. Халкыбызның батыр улларының сугыш кырында күрсәткән батырлыклары турында күп язылды.


Бу җирдә күп булды сугышлар,


Янгыннар, явымнар, давыллар,


Киселде күп батыр тормышлар,


Янды зур калалар, авыллар.


Ил өчен барды бу зур көрәш,


Давыллы, дарылы елларда.


Сеңде бу туфракка күпме яшь,


Күпме кан тамды бу кырларга.


Шул каннар һәм яшьләр аркылы,


Ил бөек җинүгә иреште.


Яз килде; дулкынлы, ялкынлы,


Чәчәккә төренде җир өсте.


( Муса Җәлил “Чәчәкләр”)


Безгә Бөек Ватан сугышындагы батырлыклар турында тыңларга бик кызык, әмма ветераннарга авыр фронт елларын искә алу җиңел түгел. Ветераннарның истәлекләре күңелләребезгә үтеп керә, һәм шуңа күрә без җирдә иң кадерле нәрсә – Тынычлык икәнен белеп яшибез. Безнең буынның якты киләчәге өчен көрәшкән батырларның исемнәрен мәңге хәтердә сакларга тиешбез.


Сугыш, мина тавышы!.. Бу сүзләр һәркемнең күңелен тетрәндерә. Бөек Җиңүгә 71 ел үтүгә карамастан, дәһшәтле вакыйгаларга бай булган сугыш әле дә йөрәкләрне телгәли. Сабыйларның күз яше, аналарның йөрәк әрнүләре, якыннарыңны югалту, үлем хәбәрләре – болар барысы мәңгегә ветераннарның күңелләренә уелып калган... Юк, пар күгәрченнәрнең йөрәкләрен, меңләгән гомерләрне өзүче афәтне онытып булмый. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!


Шулай итеп, без күп корбаннар бәрабәренә яулап алынган бүгенге тормышның кадерен белергә, Ватаныбызны яратырга, сугышның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән ветераннарыбызны хөрмәт итәргә, аларга кирәк чакта ярдәм итә белергә тиешбез. Дан һәм хөрмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар!


Картаймагыз әле, ветераннар,


Европаны саклап калган ирләр;


Хәтерлиләр, сезне данлы юллар,


Хәтерлиләр, сезне азат илләр ...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев