Логотип Идель
Ялкын

«БЕРГӘЛӘП ЯРДӘМ ИТИК»

Сабыйларның авыруын күрү бик кыен. Авыру балага ярдәм итә алмауны белү тагын да читенрәк. Ләкин бик еш кына балаларны терелтүгә өлеш кертү һәрберебезнең хәленнән килә.


Бүген без кечкенә Даниил Потаповка ярдәм итә алабыз. Март аенда аңа остеопетроз - сөяк авыруы куйганнар. Дәваланмаса, мондый авыру белән бала 3 яшькә кадәр генә яши ала. Ә Даниилга инде 2 яшьтә 5 ай. Балага ярдәм итүнең бердәнбер ысулы - чит ил хастаханәсендә операция ясату. Дәвалану курсы 20 миллион сум тора. Әти-әниләре үзләре генә бу кадәр акча җыеп өлгерә алмаячаклар. Шуңа күрә, дуслар, әйдәгез, ярдәм итик.


Даниил әле бик кечкенә. Ул бик әйбәт,  акыллы һәм шат күңелле.
Даниил, һичшиксез, үсәргә һәм чын ир егет булып җитлегергә тиеш. Әйдәгез, Даниилга киләчәккә юл салыйк. Һәркемннән кечкенә генә ярдәм булса да, сабыйның киләчәге якты булачак.даня


Акча күчерү өчен белешмә:
Карта Сбербанка: 5469 6200 1870 1910  Потапов Николай Геннадьевич исеменә
«Яндекс-кошелек» 410014080359182
МТС +79869189972, +79869189973
«Мегафон» +79274934512, +79274934558
«Билайн» +79600880976, +79063302948
WebMoney: Z681186792479, R358999144485
Qiwi +79872370509

даня3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев