Логотип Идель
Ялкын

БЕРЕНЧЕ ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ - КАЗАНДА

8-14 сентябрь Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионаты булып узды. Беренче дөнья чемпионатының нәкъ менә Казанда уздырылуы – Республика өчен зур бәхет һәм башкалабызның спорт, иҗтимагый чаралар оештыру өлкәсендәге дәрәҗәсен, абруен күрсәтә торган вакыйга.

Беренче дөнья чемпионатын уздыру дәрәҗәсе Казанның “Динамо” спорт базасының ату үзәгенә йөкләнде. 2013 елда биредә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ярышлары узган иде. Шулай итеп, башкалабыз тагын бер кат спорт ярышлары оештыру өлкәсендәге халыкара абруен яклады. Дөнья чемпионаты киләсе елга Самсун шәһәрендә (Төркия) узачак XXIII җәйге Сурдлимпия уеннарына әзерлекнең хәлиткеч этабы буларак карала.

Карап-карап торасың да, аптырыйсың. Гап-гади кешеләр. Мылтыктан, пистолеттан аталар. Күзләренә, үз-үзләрен тотышларына игътибар беләнрәк карыйсың – юк, гади түгелләр икән. Алар, безнең кебек кошлар сайравын, музыка аһәңнәрен ишетә алмыйлар, башка кешеләр белән аралашу мөмкинлекләре дә чикле. Ләкин аларның йөрәкләрендә көрәш уты сүнми. Алар бернигә карамастан, яраткан эшләре белән шөгыльләнеп рәхәтләнеп яши бирәләр. Бу батыр егетләр-кызлар безнең өчен дә бик яхшы үрнәк.

Казанда 1

Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия җыелмасы төрле дәрәҗәдәге 10 медаль яулады. Каһарманнарның исемнәре: Роман Кузьмин (2 көмеш, 1 бронза), Юлия Чурсина (алтын), Евдокия Каторгина (алтын), Валерия Кладовикова (2 көмеш), Ирина Борисова (көмеш), Ольга Мисоченко (бронза), Дарья Булавина (бронза).


Пуля белән ату – начар ишетүчеләр спортының электән килгән дисциплинасы, ул беренче җәйге Сурдлимпия уеннары программасында да урын алган була. Халыкара начар ишетүчеләр спорты комитеты тарафыннан хупланган Сурдлимпия уеннарына һәм ярышларга бары тик иң яхшы ишетә торган колагы да 55 децибелдан начаррак ишетә торган кешеләр генә кертелә. Начар ишетүчеләр спорты дисциплинасы буенча ярышлар уздыру кагыйдәләре гадәти ярышлардагы кебек үк.

Начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча Европа чемпионатлары 1967 елдан бирле уздырыла. Казанда 8-14 сентябрьдә узган дөнья чемпионаты – беренчесе. Казанда узачак чемпионат спортның әлеге төре тарихында дебют турниры булып торачак. ICSD һәм Россиянең Сурдлимпия комитеты тарафыннан уздырыла торган турнирда дөньяның 16 иленнән: Венгрия, Германия, Греция, Израиль, Һиндстан, Кипр, Кытай Тайбэе, Латвия, Монголия, Россия, Сербия, Украина, Финляндия, Чехия, Хорватия һәм Швейцария ир-ат һәм хатын-кыз командалары катнашачак. Пневматик һәм кече калибрлы коралдан пуля белән ату ярышлары барышында 12 комплект медаль биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев