Логотип Идель
Ялкын

"БЕРДӘНБЕР ҖАВАП: "ӘЛБӘТТӘ"

Интернетта социаль челтәрләрне татар телендәге «Әлбәттә» фәнни проекты колачлап алды. Биредә татар халкы тарихы, теле, әдәбияты, сәнгате һәм халык авыз иҗаты белгечләре тарафыннан төшерелгән видеолекцияләрен табып була. «Әлбәттә» проектының үзенчәлекләре хакында аны тормышка ашыручы, «Сәләт» активисты Илдар Әюпов сөйләде.

Ильдар, проект авторы кем?

- Проектың төп идеясе яңалык түгел. Фәнне чит илләрдә дә, бездә дә алга җибәрергә тырышабыз. Тик, ни кызганыч, мондый ресурслар татар телендә юк иде әле.

Әлеге проект кем өчен?

- Проект шактый киң аудиторияне үз эченә ала. Әгәр сезгә татар теле фәнни фикер кызык икән, димәк, проект сезнең өчен. Лекцияләр җиңел, аңлаешлы булсын дип тырыштык, терминнарны да чамалап кулландык. Лекцияләрнең форматы бик кыска: 10-20 минут.

Проектның төп максаты нидә?

- Төп максат – аудиторияне татар галимнәре белән таныштыру. Безнең Фәннәр Академиясе бар, фәнни институтларыбыз бар, тик биредә эшләүче галимнәребезнең хезмәтләре хакында беркем белми. Без алар туплаган белемнәрне сакларга, яшь буынга җиткерергә, ә иң мөһиме, яңа белем тупларга тырышырга тиешбез. Галимнәр – интеллектуаль элита ул. Аларда булган акыл – зур байлык. Аларны түкми-чәчми сакларга, тупларга кирәк.

Оештыручылар командасы турында да сөйләп уз әле.

- Проект өстендә нибары 3-4 кеше эшли. Алар минем студия хезмәткәрләре. Зур рәхмәт аларга! Иң зур рәхмәтем, әлбәттә инде, видеода төшәргә ризалашкан укытучыларга. Алар вакытлары тыгыз булса да килә алдылар, каршы төшмәделәр, шуңа да эшебез алга китте.

Мәгълүмат Сәләт сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев