Логотип Идель
Ялкын

БЕР СӘГАТЬ УТСЫЗ ТОРА АЛАСЫҢМЫ?

Һәр минутыбыз гадҗетлар, электр жайланмалары белән бәйле заманда бу сорауга жавап бирүе авыр. Тик 1 сәгать бөтен гаджетлардан ял итеп буладыр. Бу омтылышың белән син планетабызны саклап калу өчен яхшы адым ясый аласың.


25 март көнне бөтен дөнья буйлап «Җир сәгате» экологик акция уздырылачак. 20.30 – 21.30 аралыгында үтәчәк чарада һәркем катнаша ала. Моның өчен бары тик 60 минут дәвамында ут кабызмаска, көнкүреш җайланмаларын кулланудан баш тартып торырга кирәк. Быелгы акциянең темасы – кешенең табигать алдында жаваплы булуы. Чараның слоганы да «Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт», дип атала.


Искәртеп узабыз, акция ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән уздырыла. Ул төрле дәүләтләрдә яшәүче кешеләрнең энергия һәм ресурсларны саклап калудагы бердәмлеген күрсәтә. Җир сәгате уңаеннан, велоузышлар да үткәреләчәк. Татарстандагы дәүлөт биналарының да 25 мартта утлары сүндерелеп торачак.


Белешмә: 2016 елда акциядә 172 ил, 2 миллиардтан артык кеше катнашкан. Россиядә әлеге акцияне 20 миллион кеше хуплаган


Татарстанда Казан Кремле, Татарстанның Министрлар кабинеты, Дәүләт Советы, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, IT-парк һәм башка күп кенә биналарның утлары бер сәгатькә сүндерелде.


«Җир сәгате» – 2007 елда башланып киткән халыкара экологик акция. Аның дәвамында бөтен дөнья кешеләрен 1 сәгатькә бөтен ут һәм электр җайланмаларын сүндереп торырга чакыралар. Бу адым безнең планетабызның киләчәгенә битараф булмачуны күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев