Логотип Идель
Ялкын

«БЕЛМИМ» ДИГӘН СҮЗНЕ ОНЫТ!"

МИХАИЛ БУЛГАКОВНЫҢ МАРГАРИТАСЫ, ПАМЕЛА ТРЭВЕРСНЫҢ МЭРИ ПОППИНСЫ ҺӘМ КЕЛӘМДӘ ОЧА ТОРГАН АЛАДДИН АРАСЫНДА НИНДИ УРТАКЛЫК БАР? ӘГӘР ӘЛЕГЕ КАҺАРМАННАР РУХИ ХАЛӘТЕҢӘ ТУРЫ КИЛСӘ, БУ МӘКАЛӘНЕ УКЫМЫЙ КАЛМА! ЗИНҺАР! БУ БИК МӨҺИМ!


Димәк... Сиңа оча тоган геройлар ошый. Аңлашылды, диагноз билгеле: синдә очучылык чире, аның да «сәяхәт теләү» стадиясе, + яшьлек, + ташып торган көч, энтузиазмны да онытмаска кирәк. Синең кебекләрне башка охшаш кызлар-егетләр белән бергә тупларга, аннары бортпроводниклар мәктәбенә озатырга гына кала инде.


ШАККАТМА


Менә шулай, күз ачып йомганчы билгеләп тә куйдык. Шаккатма, синең кебекләр байтак. Андыйларга эш табу да кыен түгел, хәзер «һава көймәләре» артканнан-арта бара,  димәк, белемле кадрлар да кирәк. Кайчандыр хыял гына булып тоелган һөнәрне үзләштерергә теләсәң, безнең киңәшләрне тыңла.


БЕРЕНЧЕДӘН


Беренчедән, стюардесса яки стюард булып эшлисең килә икән, моның өчен 4 ай укып чыгарга кирәк. Элек мондый мәктәпләр Мәскәүдә генә бар иде, хәзер инде бортпроводникларны Казанда да әзерлиләр. Башка уку йортындагы укуың белән туры китерә алырмын дип уйлама: монда программа күләмле һәм катлаулы булганга күрә, дәресләр иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр дәвам итә, атнага 5 көн укыйсы. Пассажирларга медиклар ярдәме, профессиональ инглиз теле, профессиональ психология һәм башка предметлар керә. Практик дәресләрне дә онытмаска кирәк, тренажерлар Мәскәүдә генә бар икән: дәресләр анда уза!


ИКЕНЧЕДӘН


Әлеге мәктәпкә укырга керер өчен урта мәктәптә укытылган кадәр инглиз телен (база) белүең сорала. Яшең 18-30 арасы булырга тиеш. Сәламәт булу мөһим. Мәктәпкә укырга керер алдыннан махсус медицина үзәгендә тикшеренү узарга туры киләчәк. Тышкы кыяфәткә бәйләнмиләр: анысы әңгәмәгә килгән авиакомпанияләр өчен мөһим икән. Һәр компания үз таләпләрен куя.IMG_0510


ӨЧЕНЧЕДӘН


Стюард һәм стюардесса булыр өчен сәламәтлегең турында һәрдаим кайгыртырга кирәк. Кан басымын уйната торган ризык һәм эчемлекләрдән тыелырга, үзеңне кулда тота белергә тиеш син. Чөнки гравитация үзгәрешләре аркасында кан системасы, йөрәк болай да зыян күрә, шуңа да һәр очыш алдыннан пилотлар да, стюардесса һәм стюардалар да табиб тикшерүе уза. Үзен кулда тота белүчеләргә – афәрин, әмма очыш вакытында төрле кеше очрарга мөмкин бит. Талашып алырга яратучылар, махсус гауга куптаручылар, эчүчеләр булмас дип уйлама – аларга карата сабыр булырга өйрәнергә кирәк. Игътибар иткәнең бармы: өйдәге суыткыч кайвакыт дөрес эшләми башлый, дыңгырдый, гырылдый, аның тавышына түзәргә туры килә, аннары ияләшеп тә куясың, игътибар итми башлыйсың. Менә монда да шундыйрак очрак...


ДҮРТЕНЧЕДӘН


Стюард яки стюардессалар салон буенча матур басып йөри торган кешеләр генә түгел, ә иң беренче чиратта пассажирларның куркынычсызлыгын саклаучы суперменнар! Экстремаль очракта барысын да тынычландырып, инструкция буенча гына  эшләү зарурлыгы турында сөйләп торырга да кирәкмидер. Кемнеңдер йөрәк өянәге кузгалса, ашыгыч ярдәм күрсәтүче – син, берәр хатынның бала табар вакыты җитсә, тирә-юньдәгеләрне тынычландыру һәм баланы кабул итү дә – синең эш... Курыкма, «белмим» дигән сүзне аңа кадәр онытасың инде, бортпроводниклар мәктәбендә барысын да җентекләп өйрәтәчәкләр!


БИШЕНЧЕДӘН


Плюслары бихисап бу эшнең! Һәр авиакомпаниянең үз бонуслары. Мәсәлән, кайбер авиакомпанияләр үз хезмәткәрләренә 90% ташлама ясый. Әйтик, Галинең Франциягә 50 меңгә очса, Марат 5 меңгә генә оча. Нигә? Чөнки Марат әлеге авиакомпаниянең стюарды. Моннан тыш, Марат чартер рейсларда эшли ала. Ул очракта Марат махсус самолетта туристларны ял урынына кадәр озата, 3-5 көн анда яши һәм яңадан башка туристлар белән очып кайтып та китә. Кайсы илгә чыкса, шул ил визасы бар Маратның. Ягъни рейс арасында сәяхәт итәргә дә вакыты кала. Кайвакыт рейс арасы берничә көнгә тула. Андый чакта авиакомпанияләр хезмәткәрләрне отельләрдә урнаштыра, командировка акчасын түли... Рәхәт, кыскасы.IMG_0487


АЛТЫНЧЫДАН


Ничек эш табарга дип борчыласы юк... Укыган вакытта ук сезнең белән очрашуга төрледән-төрле авиакомпанияләр килеп торачак. Кайбер укучылар инде беренче айда ук эш табып куйган була. Эш тапмый калучылар әле юк, ди мәктәп җитәкчелеге. Чөнки сыйфатлы кадрлар әзерләү – аларның престижы!


ҖИДЕНЧЕДӘН


Мәктәп турында тагын бер әйберне язып куярга онытканмын! Монда дисциплина белән кырысрак. Шулай булырга да тиеш: иң куркыныч вакытта коткаручы суперменнар үзләре үк тәртип боза башласа, башкаларга нишләргә?!


СИГЕЗЕНЧЕДӘН


Тагын: һава хуҗалары тыныч булырга тиеш! Һәм куркусыз. Әгәр кеше сүзеннән, кеше фикереннән куркасың икән, оныт хыялың турында! Мәктәптә ачу чыгара торган дуслар була бит... Аларга кызма, тыныч булып калырга тырыш, тавыш күтәрмә – иенә сиңа теге тренинг! Ну ничек, буламы?DSC_1017


ТУГЫЗЫНЧЫ


Опс! Укып-укып карыйбыз да, таләпләре зур: берничә чит тел + яхшы кыяфәт! Аның каравы, хезмәт хакы да югары: күктәге хезмәт хакы җирнекеннән берничә катка югарырак!


Эльвира ҺАДИЕВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев