Логотип Идель
Ялкын

«БЕГЕМОТТА КӨН ҺӘМ ТӨН»

1 апрельдә Халыкара көлке көнедә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Бегемотта көн һәм төн» бәйрәме үтәчәк. Кунаклар өчен музей көндезге 12.00 дән төнге 24.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк. Бәйрәмгә килеп, һәр кеше күңелле генә ял итеп, уеннарда, мастер-классларда катнашып, экскурсияләр тыңлый алачак.


Татарстан Республикасы Милли музеен, халыкта «Су үгезе» (Бегемот) дип йөртәләр. Шуңа да, бегемот музейның символы булып тора. Ни өчен дисезме?! Ике гасырлык тарихы дәвамында мүзей күп көнә үзгәрешләр кичерә. XX гасырның 30 нчы елларында музей бинасына өстәп 3 нче һәм 4 нче катлар төзелә, һәм ул күпкә зуррак һәм күәтлерәк булып күренә башлый. Шуңа да аны Бегемот дип атап йөртә башлыйлар. Шулай ук халык арасында башка фикерләр дә бар.«Ни өчен Бегемот?» – бу турыда һәм музей тарихыннан булган кызыклы фактлар турында музейга килүчеләргә 1 нче апрель көнне беләчәкләр.


Бәйрәм программасында, шулай ук, күп кенә кызыклы чаралар булачак:


* Бегемот күргәзмәсе;


* «Бегемот белән сәяхәт» «Музей ыгы-зыгысы» викториналары, кечкенәләр өчен мультфильмнар, балалар мәйданчыгында Татарстанда яшәүче төрле халыкларның уеннары уздырыла;


* «Ышанам-ышанмыйм» – көлкеле экскурсия;


* «Музей марафоны», «Шигырь сөйләп музей Бегемотигын шатландыр», «Музейга Бегемот бүләк ит һәм бушлай билет ал» акцияләре;


* «EthnoArt» перкуссия мәктәбеннән концерт программасы һәм төрле мастер-класслар;


* Казан зоопаркыннан бәйрәм концерты;


* «Бегемотта кунакта» кинотеатрында уникаль хайваннар турында совет фильмнарын карау;


* Пластилиннан бегемот әвәләү һәм рәсем ясау буенча мастер-класслар.


Милли музейга килегез!


Шулай да белегез, музейга елмаюсыз керү тыела!


Белешмәләр өчен телефон: 292-89-84


ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге: 292-32-18

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев