Логотип Идель
Ялкын

БДИ БАШЛАНА БАШЛАДЫ...

БДИ башлана башлады... Җәмгыять белеме фәненнән БДИга ничек әзерләнергә?

Безнең илебездә сәясәт һәм җәмгыять төзелеше турында сорауларга һәрвакыт популяр булып кала бирә. Ләкин БДИ вакытында аларга җавап бирү шактый авырлардан санала.

-Безнең дәүләт төзелеше нинди?

-Граңданнарыбзының хокуклары һәм бурычлары нинди?

-Үзәк бан курсы нидән гыйбарәт һшм башкалар.

Сезгә үзем җәмгыять белеме укытучысы буларак берничә киңәшемне биреп китәсем килә.

Киңәш №1.3


БДИга әзерләнү планын һәм шулай ук көндәлек режимыгызны булдырыгыз.

Киңәш №2.


Сезгә белешмә китабы зур булышлык итәр( Авторы: П.А. Баранов). Әлеге китапта булган темаларны өйрәнәсе көннәргә бүлегез.

Үткән темаларны көн саен кабатлап барыгыз.

Киңәш № 3.


Махсус төшенчәләрне, фактларныһәм тарихи вакыйгаларныэш дәфтәренә язып барыгыз. Бу кирәкле информацияне исегездә калдыру өчен менә дигән ысл.

Киңәш№4.

С өлешендә сорауларга җавап язганнда мисаллар куллану кирәк булуы билгеле. Шуңа күрә җәмгыятьтә булган вакыйгалар белән һәрдаим танышып барыгыз. Өстәмә әдәбият укыгыз.

Киңәш №5.


Россия Федерациясенең Конститутциясен өйрәү, аны ятлау зарур.

Киңәш №6.


ФИПИ сайтында басылып баручы информаөия белән танышып барыгыз.

 Киңәш №7.


Тесттагы сорауларны игътибар белән укыгыз. Гадәттә җавап нәкъ менә анда яшеренгән булуы да мөмкин.

Гомумән әйикәндә, барысы да сезнең кулда, 11 нче сыйныф укучылары!Җиң сызганып, тырышасы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев