Логотип Идель
Ялкын

БДИ: АВЫЛ УКУЧЫЛАРЫН ЯҢАЧА ӘЗЕРЛИЛӘР

Син әле 11нче сыйныфта түгел, ләкин БДИны нәрсә икәнлеген энәсеннән җебесенә кадәр беләсең. Тукта-тукта, «БДИ турында ишетеп туйдым инде» дияргә ашыкма әле. Иң кызыклы әйберләрне күз уңыннан ычкындыруың бар. Чөнки авыл җирлекләрендә укучы балалар өчен җәй айларында махсус «Мәктәп кампусы» дигән проект башланып китә. Район, авылларда яшәүче укучылар өчен мондый белем алу проектының моңарчы әле оештырылганлыгы булмаган.

Бу мәктәп БДИга әзерләнүнең яңа форматы булачак. «Мәктәп кампусы» проекты сменалап оештырыла. Беренче смена 4-18 июльдә узса, икенчесе – 20 июль-3 августта, өченче смена 6-20 августта була. Укучылар бу сменаларның кайсысы уңайлы, шунда языла ала.

Әлеге кампуста төп имтиханнар – рус теле һәм математикадан кала, сайлап алып тапшырыла торган (выборочный) имтиханнарга да әзерләячәкләр. Шуңа күрә сменада укучылар үзара сайлап алып тапшырыла торган имтихан буенча төркемнәргә бүленәчә. Мисал өчен, физиканы тапшыручылар бер төркемдә булса, жәмгыять белемен тапшыручылар икенче төркемгә караячак. Тик төркемнәргә бүленү укучыларга дәресләр вакытында гына кирәк икән. Буш вакытны алар башкалар белән аралаша ала.

Проектның төп максаты – Татарстан район һәм авылларында яшәүче мәктәп укучыларына югары уку йортына җитди әзерлек белән керү мөмкинчелегн булдыру. Шушы максатларына ирешер өчен, укучылар тәҗрибәле укытучылар һәм БДИны тикшерүче экспертлар белән дәүләт имтиханнарына әзерләнәчәк. Гомумән алганда, укучыларны имтиханга гына түгел, ә киләчәк һөнәрләрен сайлауга ярдәм итәргә телиләр.





Рәмзия Яруллина, «Мәктәп кампусы» проектының төп оештыручысы, смена җитәкчесе:

– Бу проектның нәкъ менә авыл балаларына юнәлтелгәнлеге дә юкка гына түгел. Чөнки авыл-район балалары белән чагыштырганда, шәһәр балаларына күбрәк мөмкинлекләр тудырылган. Алар имтиханнарга репетитор белән әзерләнә, өстәмә белем алу өчен төрле үзәкләргә йөри. Барысы да диярлек Казандагы уку йортларының ачык ишекләр көненә килә.

Житмәсә, республиканың иң абруйлы уку йортларына, шәһәр буйлап экскурсия уздыру, студент-активистлар, кафедра җитәкчеләре белән очрашу да көтелә. Күңелләренә яткан һөнәрне сайлау өчен профессиональ ориентлашу буенча тренинглар үткәрү дә каралган.

Район балаларының күбесе мәктәпне тәмамлаганнан соң, чит мохиткә килеп эләгә. Шуңа да оештыручылар укучларны шәһәр белән дә бераз таныштырырга тели. Бу уңайдан, төрле экскурсияләр уздырылачак.

Егет-кызлар Казанда урнашкан Kazan Campus тулай торагы үз ишекләрен ачачак. «Мәктәп кампусы» проекты түләүле булачак. «Ничек кенә теләсәк тә, без мондый проектны бушлай ясый алмыйбыз. Яшәү, ашау, тору урыны, ике атналык дәресләр, экскурсияләр барысы да тулаем бер бәягә керә», – ди оештыручылар.





Бу чара өч оешма ярдәмендә оештырыла: Шаяннар һәм тапкырлар клубы (мәктәп балалары өчен татарча КВН), «Татпотребсоюз», БДИга өзерләнергә булыша торган шәхси оешма.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев