Логотип Идель
Ялкын

БАТЫР РЫЦАРЬЛАР ҺӘМ ГҮЗӘЛ ТУТАШЛАР БӘЙРӘМЕ

Валентинкалар ясар көн дә килеп җитте. Ничә валентинка тәтер икән дә сезгә, ничәне үзегез бүләк иттәрсез? Ә валентинкалар сала торган почта тартмасы бармы сезнең мәктәптә? Кыскасы, без бүген иң күңелле бәйрәм – Гашыйклар бәйрәме турында сөйләшәчәкбез.




[caption id="attachment_12876" align="alignright" width="300"]Ретро-валентинка Ретро-валентинка[/caption]


Сөйгәнең өчен – шигырең һәм йөрәгең


Язма валентинкалар, тарихта сакланып калган фактларга күз салсак, беренче тапкыр XV гасырда пәйда булганнар. Имештер, бу традициягә 1415 елда Герцог Орлеанский нигез сала. Төрмәдә утырганда, ул яраткан хатынын бик сагына, һәм аңа, хисләрен белдереп, мәхәббәт хатлары яза торган була.


Валентинкаларның пәйда булуы турында тагын бер версия бар. Бу версия буенча, беренче валентинканың сәбәпчесе 1477 елда Британия китапханәсендә табып алына. Бу кызның сөйгән егетенә хисләрен белдерүен үтенеп язган хаты. Егетнең мәхәббәт хаты кайнар хисләргә никадәр бай булса, кызның бирнәсе дә шулкадәр байрак булырга тиеш, диелә ул хатта. Кызганыч, егетнең җавап хаты сакланып калмаган.


XVIII гасырда валентинкалар гаять популярлаша. Яшь егетләр һәм кызлар аларны бер-берсенә башта бүләкләр белән бергә бирә торган булсалар, соңыннан мондый кечкенә генә мәхәббәт хатлары мөстәкыйлҗ рәвештә дә юллана башлый. Валентинкаларның Бөекбританиядә затлы, матур итеп бизәлгән күптөрле вариантлары тарала. Аларны төсле кәгазьдән кисеп ясыйлар һәм төрле төстәге каралар белән матур итеп, сырлап, бизәкләп яза торган булалар.


Тора-бара, матур итеп бизәү белән генә канәгатьләнмичә, текстына да зур игътибар бирә башлыйлар. Әйтик, акростих (шигырьнең башындагы хәрефләреннән ниндидер сүз җыела. – Авт.) белән язылган шигърия текстлар. Гадәттә, шигырьнең беренче хәрефләреннән сөйгәненең исеме җыела торган итеп язганнар аны. Мондый валентинкаларның һәрберсен кабатланмас итеп бизәгәннәр. Аннары гына, вакыт узгач, трафарет барлыкка килеп, бертөсле бизәкле валентинкаларны берничә данәдә чыгара башлаганнар.


XIX гасыр башында валентинкаларны инде серияләп чыгара башлыйлар. Фабрикаларда акрынлап аларны басуны конвейерга куялар. Һәм шул вакыттан бирле аларның бизәлеше дә, текстлары да үзгәреп, камилләшеп тора.


Кем соң ул – Изге Валентин?



Урта гасырларда бу изге зат белән бәйле легендалар Англия белән Франциядә һәркемгә билгеле була. Ә легендасы менә нидән гыйбарәт: имештер, Рим императоры Клавдий II идарә иткән караңгы һәм шомлы елларда, аның рәсми боерыгы буенча, ир-егетләргә яраткан кызларына өйләнү тыела. Император уенча, мәхәббәт ише пүчтәк нәрсә егет кешегә килешми, гаилә тормышы да аның уен сугыштан, яулап алулардан читкә юнәлтә.


Изге Валентин булып киң танылган зат гап-гади рухани һәм табип була. Ул бер-берсен яраткан гашыйкларны яшерен рәвештә өйләнештерә башлый. Тиздән моны белеп алалар һәм Валентинны зинданга ябып куялар. Зинданда ятканда, Валентин шундагы күзәтүченең кызы Юлиягә гашыйк була. Үлем җәзасы алдыннан ул сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып хат яза, хатның азагына «Синең Валентиның» дип имза куя. 269 елның 14 февралендә Валентинны җәзалап үтерәләр, ә үлеменнән соң, хатын табып алалар.


Бу Валентин турындагы легендаларның берсе генә. Ә алар бик күп була, һзр провинциядә, төбәктә аны бераз гына үзгәртеп, күпертеп, матурайтып сөйли торган булалар.




Изге Валентин көнен 14 февральдә бар дөньяда бәйрәм итәләр. Килеп чыгышы буенча ул дини бәйрәм, христианнарга кагылышлы дата булса да, хәзер инде дөньякүләм Гашыйклар көне буларак кабул ителгән. Ә гашыйк булу – ул нәкъ менә яшьлеккә хас хис.




Ә бездә ничек?


Ул бит әле яратам, дигәч тә, яратып йөргән кызыңа, егетеңә генә сюрприз ясау дигән сүз түгел. Бу көнне без бөтен яраткан кешеләребезне – әти-әниебезне, әби-бабайларыбызны, апа-абыйларыбызны, эне-сеңелләребезне, дусларыбызны, яраткан укытучыларыбызны да котлый алабыз. Ярату – ул бит бик киң мәгънәгә ия төшенчә. Һәм ярату белдерү өчен кечкенә генә сәбәп тә җитә. Ә сөенече никадәр булачак!


Тагын бер кат бәйрәм белән сезне! Сизәсезме, кояш та безне көннән-көн иркәләбрәк, яратыбрак карый башлады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев