Логотип Идель
Ялкын

БАСКЕТБОЛЧЫЛАР КЛАССЫНДА УКЫЙМ МИН!

Беренче дәрес, беренче укытучы! Минемчә, беренче тапкыр мәктәп бусагасыннан атлап керү – зур бәхет... Безне белем дөньясына беренче укытучыбыз аяк бастыра. Мәктәпне яратырга,  үз итәргә, мөгаллимнәрне хөрмәт итәргә дә беренче укытучыларыбыз өйрәтә. Таләпчән, ләкин дусларча ярдәм итүче укытучыларыма мин бик рәхмәтле. Мәктәп безнең өчен икенче «йортыбыз».

«Кешене язмыш йөртә» дигән сүзләр, минемчә, дөрестер. Спортка булган мәхәббәтем мине шәһәребезнең 29нчы мәктәбенә алып килде. Ничек каршы алырлар, яңа коллективта уртак тел таба алырмынмы, элеккеге мәктәп бик сагындырмасмы? Ләкин шикләнү-борчуларым юкка гына булган икән.

классында 1

29нчы мәктәпкә аяк басуга, минем шикләнүләрем шул ук мизгелдә юкка чыкты. Бу мәктәп минем ышанычларымны бар яктан аклады дисәң дә була. Сыйныф җитәкчем Розалия Вакыйфовна белән уртак тел табу миңа барлык авырлыкларны җиңәргә булышты. Минем сыйныфта бас­кетболчы егет-кызлар җыелган. Уку белән тренировкалар бергә үрелеп бара. Безнең сыйныф аерым расписание буенча белем ала. Мәктәп администрациясе тарафыннан уку өчен барлык шартлар тудырылган. Тренировкага башка җиргә йөгерәсе юк. Өй эшләрен әзерләү өчен дә вакыт җитәрлек.

Ашаган малда өмет бар


Шулай дияргә ярата минем әбием. Мин дә аның сүзләренә тугры калып, мәктәбебезнең ашханәсенә юл тотам. Өстәмә порция сораганда, пешекче апалар миңа бервакытта да каршы килмиләр. Мәктәбемнең ашханәсендә рәхәтләнеп тәмле итеп көндезге аш ашыйм. Пешекчеләргә чын күңелемнән рәхмәт әйтәм, эшләрендә армый-талмый хезмәт итүләрен теләп калам.

классында 2

Татарда «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән  мәкаль дә бар бит әле. Мәктәбебезнең технология кабинеты шушы мәкальне чынга ашыручы баскыч булып тора. Дәресләр бик күңелле үтә, чөнки укытучыбыз Хәлил Хәнәфович үз эшенең остасы, кабинет барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Егетләргә хуҗалык эшләрендә кирәкле барлык кораллар һәм җиһазлар да бар: рәхәтләнеп бөтен һөнәрләргә дә өйрәнеп була. Гомумән, безнең мәктәптә барлык кабинетлар да якты, чиста, ә кабинет хуҗалары – мөгаллимнәр – безгә белем бирү өчен күп көч куялар. Дәрескә керүләре күңелле, бары тик тырышып укы гына!

Спорт дигән идем бит мин


Барлык укучыларның ял итү һәм сәламәтләндерү үзәге булып мәктәпнең бассейны санала. Колач җәеп, рәхәт­ләнеп йөзгәндә, җәй көннәре, үзебезнең  авыл елгасы искә төшеп куя. Шулай хыял канатларында йөзә торгач, дәреснең үтүе сизелми дә кала. Эх, рәхәт, бик рәхәт бассейнда! Нишләп барлык дәресләр дә шунда гына уздырылмый икән?

Спорт залы турында озаклап сөйли алам. Минем мәктәптә иң яратып вакыт уздыра торган урыным ул – спорт залы. Баскетболга гашыйк егет мин. Тренерыбыз Александр Николаевич белән төрле ярышларда катнашабыз, Рәсәй һәм Рес­публикабыз шәһәрләрендә үткәрелә торган баскетбол ярышларында призлы урыннар да яулыйбыз. Тырышып, барлык көчеңне куеп спорт белән шөгыльләнү үз җимешләрен бирә. Февраль аенда­ безнең сыйныфыбыз шәһәрдә үткәрелгән Президент уеннарында беренчелекне яулады.

классында 3


Рекордсменнар классында


Үз сыйныфыбызны «Гиннессның рекордлар китабы»нда күрү, беләсезме, дусларым, нинди зур бәхет? Нинди «Гиннессның рекордлар китабы», дисезме?­ Директорыбыз Шакиров Равис Мөҗәһит улы идеясе­ белән оештырылган гаҗәеп кызыклы стенд ул. Мәктәп фойесында урнаштырылган стендка ай саен укучылар һәм мәктәп коллективы үз рекордларын тәкъдим итә. Ә уку елы дәвамында рекордлар китабына керергә теләүчеләрнең саны арта гына бара. «Иң озын толым», «Иң тиз укучы бала», «Атнаның иң күп бишле алучысы», «Спорт буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешкән бала», «Иң оста башкаручы»  һәм башка номинацияләрдә көч сынашырга теләүче укучылар үз гаризаларын оештыру комитетына тәкъдим итәләр. Үз мәктәбеңнең героена әйләнү, күргәнегезчә, бер дә авыр түгел.

классында 4

Аерым фәннәр, сәнгать, җыр белән кызыксынган укучылар өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мәсәлән, мин үзем татар теле һәм әдәбияты фәнен яратып өйрәнәм, төрле бәйге һәм конференцияләрдә теләп катнашам, приз­лы урыннарым да бар. Директорыбыз тарафыннан «Афәрин»  сүзен ишетү безне тагын да канатландыра, яңадан-яңа уңышлар яуларга өнди.

Ә беренче каттагы чәчәкләр патшалыгыннан һич кенә дә аерыласы килми. Яшеллеккә күмелгән кышкы бакчабызда тәнәфестә ял итәбез, теннис уйныйбыз. Ә Бөек Ватан сугышында һәлак булган әби-бабайларыбыз истәлегенә багышлангын фонтан гасырларны­ берләштерүче символ булып тора. Әйтерсең, бу гүзәл бакча безне – яшь буынны – фашистларга каршы аяу­сыз көрәштә һәлак булган батырларны онытмаска чакыра. Без алар алдында башыбызны иябез, бүгенге матур тормышыбыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!
Нәкъ шушы мәктәптә укуым белән мин чын дәрәҗәсендә горурланам, үземне монда һәрвакыт кирәкле итеп тоям. 29нчы мәктәпнең «Әгәр мин янмасам?» девизына тугры калырга тырышам.  Минем уңышларым – мәктәбемнең дә уңышлары, мәк­тәбемнең матур киләчәге – минем киләчәгем. Мәктәбем киләчәктә дә үссен, гөрләп чәчәк атсын, укытучыларым һәрвакыт сәламәт булып, көлеп-елмаеп яшәсеннәр иде дигән теләктә калам!

Айнур Нуруллин, Түбән Каманың 29нчы мәктәбе

20.10.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев