Логотип Идель
Ялкын

«БАШТА ЛЕНИННАН, АННАН ЛЕННОННАН ҮРНӘК АЛДЫМ»

Әгәр җәмгыять кагыйдәләрен үтәүче кеше генә «яхшы кеше» дип бәяләнә ала икән, мин аны «начар» дияр идем. Әмма безнең җәмгыяттә «яхшы» дип ат алган күп кешене сәфәргә чыкканда юлдаш итеп алмас идем. Ә «яхшы» тамгасы белән артык иркәләнмәгән бунтарь рухлы Альберт Исмаилны алыр идем. Ул мине алса.

Ялгыш кына гламур концертка чакырсалар, сәхнәгә шорты һәм резин чүәкләр киеп чыгарга да бик мөмкин ул. Ләкин гитарасын көчәйткечкә тоташтырып, бер җырласа, аның артыннан ялтыравык кәчтүм киеп сәхнәгә чыгарга җыенган яшь егетләрнең күңеленә шик керә. Чөнки ул усал, чөнки аңардан төтен исе килә, чөнки аның янында синең юаш бала булып күренүең ихтимал. Чөнки син әле балалар бакчасында көйсезләнеп йөргән чакларда ул инде, кондукторлардан кача-кача, Уфага Виктор Цой концертларына бара торган булган. Шул көннәрдән бирле күпме нәрсә үзгәрде икән?

– Бормалы тормыш юлыгызның башы кайсы якларда, Альберт әфәнде?

Кендек каным Башкортостан туфрагына тамган. Ләкин туган Нефтекама шәһәремнең нәфис наратлары арасында минем «кыңгыраулы тавышым» озак яңгырамады, гаиләм шаулы Туймазыга күченеп китте. Ул вакытта Туймазыда аэропорт бар иде, моторлар гөрелдәве күңелемә сөңеп калды, шул тавыш белән бергә тормыш гөрелдәде, мин, буйга җитеп, мәктәпнең 8 классын уңышлы тәмамладым һәм мине шушы ук шәһәренең СПТУына чакырып алдылар. Бик югары дәрәҗәле һөнәр алырга дигән максат куйдым үземә. Югары гына түгел, биек: крановщик булырга тиеш идем! Ләкин тормышымның дәвамы хыялланганча якты булып чыкмады. 3нче курслар тирәсендә мин бозылдым. Илебезгә хөррият җилләре үтеп керә башлады һәм алар мине исертте, шуннан төрле шикле кешеләр белән аралаша башладым. Моның ахыры билгеле: чәчемне үстердем дә, култык астына гитара кыстырып, Ленинградка чыгып киттем.

– Ул заманнардагы Альберт Исмаилны киңрәк тасвирламассыңмы?

– Тузган баш, озын пәлтә, кырылып беткән иске джинсы, гитара һәм очкынлы күзләр.

– Ул хиппимы, панкмы яисә битникмы?

Ул бары тик кызыксынучан яшь кеше.

– Ленинградта ниләр булды?

Рус рок музыкасында торгынлык хөкем сөргән чак. Бердәнбер кызык урын – панк клуб бар иде. Ноябрь салкыннары джинсыдагы тишек-ертыклардан керә башлаганчы, шунда квалификация күтәрү курсларын уздык.

– Күтәрдегезме соң?

Шактый күтәрдек. Анда СССРның төрле төбәкләреннән җыелган белгечләр бар иде. Гаять файдалы һәм күңелле чара булып калды ул күңелләребездә.

– Кайткач нәрсә булды?

– Без кайтканчы Туймазы халкы аэропорттан зарлана иде, самолет тавышы йокларга бирми, дип. Без кайткач, аэропорт эшчеләре зарлана башлады, шәһәрдәге электрогитара тавышыннан пилотлар үзләрен ишетми, дип.

– Син рок-группада уйнадыңмы?

– Мин бер үк вакытта 4 рок-группаның гитаристы булып санала идем. Үзем иҗат иткән җырлар «Автобус» төркемендә башкарылды. Билгеле, бу рус төркемнәре иде. Кечкенә генә Туймазы шәһәрендә шактый зур рок музыкасы хәрәкәте бар иде, төрле фестивальләр үткәрелә иде. Ээээх... шәп көннәр!

– Сәяхәтләр Питер белән генә чикләнмәгәндер бит?

– Юк, әлбәттә. Гитараны асып, чит шәһәрләргә чыгып китү секунд эчендә хәл ителә торган эш иде.

– Ничегрәк була иде ул?

– Менә ничек: «Уфага Цой килгән!» – «Электричка ничәдә?!.. »

– Хәер, бүген дә артык озак уйланып тормыйсың бугай?

– Әйе шул, Аллага шөкер.

– Әйләнеп кайтыйк шаукымлы Туймазы көннәренә. Шулай гөрләп бардымы барысы да?

– Берзаман мин «чыктым» ул баш әйләндергеч хәрәкәттән. Тормыш, язмыш... Качарга булдым мин иҗаттан. Азрак диндә ышыкланып тордым, станок артына басып карадым, сакчы, сәхнә монтировщигы булдым, тагын күп тапкыр сакчы булдым, телләр өйрәндем, укыттым, төрле шәһәрләрдә яшәп карадым... Сәхнә рампалары мине 7-8 елдан шәһри Казанда кычкырып татарча җырлап басып торган килеш тапты. 2005 елның ахырында Казаныбызда альтернатив татар музыкаль хәрәкәте кузгалды. Шунда кайнашырга насыйп булды. Чын революшн бу! Күпме кызык, иҗади фикерле шәхесләр белән таныштым! Калганын сез минсез дә беләсез...

– Син кемнән үрнәк ала идең яшь вакытта?

– «Башта Лениннан, аннары Ленноннан», – дип көлә идек без. Владимир Высоцкий, Виктор Цой, Курт Кобейн... Үз көен көйләргә курыкмаган һәр кеше сокландыра мине, ул көйләргә мин үз гитарамда кушылып уйныйм.

– Сине нәрсә кызыксындыра?

– Кыз-кымыз-кубыз.

– Тормыш тәҗрибәң нинди нәтиҗәгә китерде сине?

Акыл белән яшәү мөмкин түгел.

– Минем күзәтүләрем буенча, син – бик булдыклы, тормыш җаен белә торган кеше. Дусларың машина ватылса да, компьютер ватылса да, бурычка акча кирәк булса да, сиңа мөрәҗәгать итәләр. Ничек инде син акыл кирәкми дисең?

– Мин әйтмим, уйларга кирәкми, дип. Акылга артык ышанырга ярамый, диюем. Акыл ул – кыршау: бер яктан карасаң, җыеп тора, икенче яктан  карасаң – чикли. Тормышта күп нәрсәгә мин акыл белән түгел, ә күңел белән ирешәм.

– Гаилә мәсьәләсендә нинди нәтиҗәгә килдең?

– Гаилә корырга өйрәнмәдем.

– Милләт вәзгыяте турында?

Татар милләте аерым шәхесләрдән гыйбарәт. Алар – бар.

– Син ничә тел беләсең?

– Мин дөнья буйлап таралган телләрнең чыганагы булып торган берничә нигез телне өйрәндем, шуңа күрә күп телләрдә аралаша алам.

– Син язган җырлар еш кына Курт Кобейнны, йә Бон Джовины, йә Виктор Цойны хәтерләтә. Үз сүзеңне әйтмисең, дип уйламыйсыңмы?

– Ә нишләп яхшы кешеләргә охшарга тырышмаска? Үз сүзеңне әйтергә тырышу – «бу сүзне фәлән-фәлән әйткән иде» дип сөйләсеннәр өченме? Моңа омтылу – ул киң таралган психологик авыру билгесе бугай.

– Мәктәптә укучы егетләргә-кызларга нинди киңәш бирер идең? Ничек кеше булып калырга бу куркыныч заманда?

– Мәктәптә укучы егетләргә-кызларга мин киңәш бирмәс идем. Бәлки, алар миңа берәр киңәш бирер? Бәлки, укырга бөтенләй кирәкмидер? Барыбер кеше булалмассыз.

– Бүген кайда соң әле син (безнең әңгәмәбез Интернет челтәре аша бара)?

Горур Төрек илендә.

– Нәрсә белән мәшгуль?

Яшәү белән.

– Бүгенге көндә Альберт Исмаилның кыяфәте нинди?

– Кыйммәтле прическа, ак костюм... гитара һәм күзләр.

 

Эльвира  Һадиева (шагыйрь): Альберт Исмаилда берничә кеше яши. Бер-берсенә охшамаган кешеләр. Алар, берләшеп, бербөтен шәхес – Исмаилны тәшкил итәләр. Арада сәүдәгәр, бизнесмен, иҗатчылар да бар. Бүгенге көндә ул Төркиядә йортлар сату һәм арендага бирү белән шөгыльләнә. Ике-өч айга бер Казанга кайтып киткәли. Очрашып сөйләшкәлибез. Үзгәрмәгән. Гадәти кешеләр ияләшкән, салмак кына бер ритмлы тормыш аның өчен түгел... Була бит 18-20 яшьләрдә барын да өйрәнеп карау, нидер башлап җибәрү омтылышы. Менә Альберт эчендәге шул 18-20 яшьлек берәү аны гел экспериментларга этәрә, аның эчке дөнья лидеры булып йөри кебек. Башка «мин»нәрнең башлыгы, үзенә күрә бер Данко. Теге яки бу адымны ясар алдыннан һәрчак Исмаилны искә төшерәм һәм «чыннан да, бу адымны ясасам, нидер үзгәрергә мөмкин, ә баш тартсам, барысы да искечә генә калачак...» дип уйлыйм.

Ленар Мөхәммәдиев (журналист): Исмаил әле берничә тел белгече генә түгел, ә чын, ихлас милләтпәрвәр дә. Музыканы ул беркайчан да акча өчен эшләмәде, ә, киресенчә, милләт өчен иҗат итте. Аның җырлары да башкаларныкыннан аерыла: җырларында мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Исмаилның милләт өчен күңеле әрни. Шуның кадәр күп тел белгече әллә кайчан музыканы онытып, гади кеше тормышы алып бара алыр иде, ләкин Исмаилның дәрте сүнмәгәнгә күрә, аның иҗаты мәңгелеккә калачак һәм аның җырлары әле күп елларга тыңлаучы хәтерендә уелып калыр.

ЛШ     ФМ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев