Логотип Идель
Ялкын

БАШКА ТОРМЫШ

Башка тормыш турында уйлаганыгыз бармы? Яңа тормыш ничек башлана? Беркөнне өйдә ут бетте бит, җәмәгать! Бер караганда, әллә нигә бер була торган да хәл үзе. Әмма 21 нче гасырда, интернет заманасында «ут бетте» дигән җөмлә бик сәер дә шикелле. Шуның өчен әлеге хәл безнең өчен зур яңалык булды дияр идем. Без бит яшәешебезне вай - фай, телефонсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә бит борынгы елларда уты да, чурты да булмаган. Ничек яшәгәннәр диген син! Беренче тапкыр авыл өйләрендә ут янгач, бар халык күккә сикергәндер инде. Олы бәхет булып саналган ут безнең яшәү чыганагы булып бетте хәзер. Ансыз, гомүмән, яшәү юк.

Утсыз калдыкimg201


Ярар, бик тирәнгә кереп киттем, ахры. Өйдәге булган галәмәтне тасвирлап үтим әле: Телевизор сүнгән сөенеченнән балкып, «ял итеп» утыра. Телефонны кая куйганыбызны да онытканбыз. Ул көне буе өзелеп тормаган өй телефонын өстәлдә тик кенә ятуын күргән дә юк! Бөтенләй эштән чыккан, балакай.

Карап торам: өйдә гомер кузгалмаган җиһазлар башка җиргә күчерелә башлады. Карават асты да ялт итеп юылып алды, палас та чүпләреннән арынды. Тәрәзә төбе дә үз төсенә керде. Өйдә һава алышынды. Алай гынамы соң, көне буе иртәдән кичкә кадәр күзен дә алмый телефонда уйнаган энем урамга, иптәшләре янына чыгып китте. Сәгатьләр буе телефоннан аралашкан әбием дә өйдә юк булды. Мин дә, башка чарам калмагач, өй җыештыра башладым. Әйтсәм әйтим, оялып куйдым. Интернет булмауның уңай ягын шунда аңладым: ул булмаганда вакыт та күбрәк кала икән бит! Энемнең үзлектән китап алып укып утыруы – сәер күренеш. Ул киштәнең иң астагы әкиятләр китабын каян эзләп тапкан диген син?!

Ут кабынса...


Шушы галәмәткә гаҗәпләнеп утырган мәлдә ниндидер тавыш ишетелеп куйды. Эхэ, мин әйтәм, утны кабызганнар. Шулчак өйгә кеше тула башлады. Телевизор кушылды, телефон табылды, ә иң начары китап кире үз урынына кайтты. Бер көн китап укырга мәҗбүр иткән электрикларга рәхмәт белдерәсем килә. Ут булмасын дип һич тә теләмим, кешеләр интернетка ябышмасыннар иде. Китаплары тузанга батып хуҗасын көткәндә, хуҗалары интернет белән шашмасын иде. Әлеге көндә мин шундый нәтиҗәгә килдем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев