Логотип Идель
Ялкын

БАРМЫ?

7, 8, 15 һәм 27 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Зөлфәт Хәкимәсәре буенча "Бармы ришвәттән дәва?" спектакленең премьерасы узачак. Спектакльнеңрежиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов. Баш рольдә - Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Җиһаншин.

Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...2

Актуальме?


Драматургның иҗади яктан үзенчәлеге, текстларының көче һәм җәлеп итүе – аларның бүгенге көндә актуальлегендә. Зөлфәт Хәким, башкалардан аермалы буларак, сәер геройларны кеше ышанмаслык ситуациягә кертә, вакыйганың шартлылыгын жанр һәм стиль аркылы аклап, аны гротескка, фантасмагориягә кадәр үстерә. Башкача әйткәндә, әсәрнең авторы гади көндәлек тормышны тасвирлаучы түгел, ә ямьсез караңгы чынбарлыкны фаш итеп театраль антиутопия тудыручы. Спектакльнең режиссеры Зәйниев сәхнә текстын иҗат иткәндә тормышчан манерадан баш тартып,  драматургның нәкъ менә шушы сыйфатын куллана да. Спектакльнең фантазия рухындагы чишелеше әсәрнең сатирик мотивларын һәм драматургның вакыйгаларга карата чәнечкеле карашын көчәйтә.

“Бармы ришвәттән дәва?..” сатирик комедиясендә Татарстанның халык артистлары Наилә Ибраһимова, Фәридә Сафина, Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Ләйсән Рәхимова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Айрат Арсланов, Минвәли Габдуллин, Олег Фазылҗанов, Фәнис Сафин, шулай ук яшь артистлар Ирек Кашапов, Алмаз Гәрәев, Гүзәл Гөлвердиева, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Айгөл Абашева, Артур Шәйдуллин катнашалар.

Спектакльгә билетларнытеатр сайтында сатып алырга мөмкин, касса телефоны (843) 293-03-74.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев