"БАРДЫК, КАТНАШТЫК, ҖИҢДЕК!"

Туган телебездә җиңел аралашкач,укытучыларыбызның кызыклы дәресләрендә актив катнаша алгач, татар теле бик җиңел фән шикелле тоела иде. Ә менә олимпиадага әзерләнә башлагач, үзебез өчен бик күп серләр ачтык, ана телебезнең бөеклегенә, байлыгына сокландык. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, дигәндәй, районда җиңү яулап, республика турында катнашу бәхетенә ирештек. Бәйге зур оешканлык белән узды. Анда безгә төрле районнардан килгән иң көчле, сәләтле яшьтәшләребез белән көч сынашырга туры килде. Әлбәттә, укытучыларыбыз Гөлүсә Дамировна Әһлиуллина һәм Резедә Дамировна Сафиуллиналарның безгә төпле белем биреп, көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләүләре куйган максатыбызга ирешергә насыйп итте. Безнең уңышыбызга барлык мәктәп коллективы сөенгән икән. Әнә ничек каршы алдылар бит алар безне. Җитәкчеләребез белән бергә иртән мәктәпкә килеп керүебез булды, шаккаттык: барысы да кулларына чәчәкләр, шарлар тотып, “тере коридор” ясап тезелгәннәр. Күңелле музыка астында, “Котлыйбыз!” дип елмаеп торучылар алдыннан узганда, күңелләрдә горурлык хисе янды. Туган телебезне ихтирам итәргә, сакларга һәм үстерергә кирәклегенә кабат инандык. Киләсе елларда да сынатмабыз дип ышанып калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48