«БАР ДӨНЬЯ БЕР ЗУР АВЫЛ»

Шулай диеп аңлатты «Каләмчеләргә» Pensel group җитәкчесе Евгения Овчаренко. Ул үзенең чыгышында күп кенә бизнесны алга тартучы ысуллар белән безне таныштырды, шуларның берсе ул хәрберебезгә таныш булган Интернет.
Чыннан да, шулай бит, кая гына карама - бар кеше интернеттан файдалана. Беренче урында яшьләр. Яшьләр һәм интернетның бәйләнешен карап китик әле.
Дөньясы, дөньясы... Тотып булмый да соң шуны. Көн дә бер яңалык, көн дә бер ачыш. Интернет уйлап тапканнан бирле, каләм тотып язулар, китап укулар сирәгәйде шул. Яшьләр интернет эченә кереп бикләнделәр. Бер карасаң, әйбәт нәрсә инде узе. Секунд эчендә кирәкле мәгълүматыңны табып була, еракта яшәүче дуслар, туганнар белән кавыша аласың. Элеккеге кебек дәфтәр тутырып конспектлар, шпаргалкалар язып торасы юк, интернет үзе табып бирә. Шуңа да ул яшьләр тормышында бик зур роль уйный. Миңа калса, интернетның начар яклары да бар. Хәзер кайбер балалар өй эше хәзерләп тормыйча, интернеттагы сайтлардан күчереп кенә алалар. Китап укып утырулар да онытылды. Нәрсәгә соң ул, янда интернет булганда?! Белмим, бәлки минем белән килешмәүчеләр дә бардыр, ләкин күп яшьләрне нәкъ менә интернет харап итә дә инде. Төрле уеннарга кереп китеп, чыга алмаучылар да күп бит хәзер.
Чамасын белеп, кирәгеңне генә алып файдалансаң, зыяны юк инде аның. Мастер-класс барышында Евгения Овчаренко әйтте бит: «Хәрбер әйбер бер функция башкарыр өчен ясалган». Монда да шулай ук: ни өчен интернетны кабызуыңны уйла да, эшеңне эшлэп чык. Бернинди дә максатсыз, сайттан сайтка берелеп йөрүләрнең файдасы юктыр ул. Яшьләрнең хәм интернетның бәйләнеше бик тыгыз. Шуна күрә кешеләр аңларга тиеш- интернет ул уенчык түгел, ә безне мәгълүмат белән баета торган зур байлык.
[gallery size="medium" ids="1806,1803"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48