Логотип Идель
Ялкын

БАР ДӨНЬЯ БЕР ЗУР АВЫЛ.

Шулай диеп аңлатты “Каләмчеләргә” Pensel group җитәкчесе Евгения Овчаренко. Ул үзенең чыгышында күп кенә бизнесны алга тартучы ысуллар белән безне  таныштырды, шуларның берсе ул хәрберебезгә таныш булган Интернет.

Чыннан да, шулай бит, кая гына карама - бар кеше Интернет белән куллана. Беренче урында яшьләр.  Яшьләр һәм Интернетның бәйләнешен карап китик әле.

Дөньясы, дөньясы... Тотып булмый да соң шуны. Көн дә бер яңалык, көн дә бер ачыш. Интернет уйлап тапканнан бирле каләм белән язулар, китап укулар сирәгәйде шул. Яшьләр Интернет өченә кереп бикләнделәр. Бер карасаң әйбәт нәрсә инде узе. Секунд өчендә кирәкле мәгълүматыңны табып була, йоракта яшәүче дуслар, туганнар белән кавыша аласың. Элеккеге кебек дәфтәр тутырып конспектлар, шпаргалкалар язып торасы юк, Интернет узе табып бирә. Шуңа да ул яшьләр тормышында бик зур роль уйный. Миңа калса, Интернетның начар яклары да бар. Хәзер кайбер  балалар өй эше хәзерләп тормыйча Интернеттагы сайтлардан күчереп кенә алалар. Китап укып утырулар да онытылды, нәрсәгә соң ул, янда Интернет булганда. Белмим, бәлки минем белән килешмәүчеләр дә бар дыр, ләкин күп яшьләрне нәкъ менә  Интернет харап итә дә инде. Төрле уеннарга кереп китеп чыга алмаучылар да күп бит хәзер. Чамасын белеп, кирәгеңне генә алып файдалансаң зыяны юк инде аның. Әйтте бит инде Евгения Овчаренко мастер-класс барышында:”Хәрбер әйбер бер функция башкарыр өчен ясалган”диеп. Монда да шулай ук – ни өчен Интернетны кабызуыңны уйла да эшеңне эшлэп чык, ә бернинди дә максатсыз сайттан сайтка берелеп йөрүләрнең файдасы юк тыр ул. Яшьләрнең хәм Интернетның бәйләнеше бик тыгыз. Шуна күрә кешеләр аңларга тиеш- Интернет ул уен коралы түгел, ә безне информация белән баетучы зур байлык.

 

Семенова ДашаIMG_5945

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев