Логотип Идель
Ялкын

"БАЛТАДАН ПЕШЕРЕЛГӘН БОТКА" (рус халык әкияте)

Бер солдат өйгә кайтырга чыкты. Юлда арылды, аның ашыйсы килә башлады. Авылга барып җиткәч, ул беренче булып торган агач өйгә шакыды.




  • Юл кешесен ял итергә кертегез әле! – дип ялварды.  Ишекне бер карчык ачты.

  • Керегез, - дип әйтте.

  • Ашап алырга булмасмы, хуҗабикә?


Карчыкта ашау җитәрлек иде, әмма ул фәкыйрь булып кылана бирде.




  • Әй, яхшы кеше, бүген үзем дә бернәрсә ашамадым: берни дә юк.

  • Булмаса юк инде, - диде солдат. Шул вакытта ул эскәмия астында балта күреп алды.

  • Башка берни дә булмаса, балтадан да ботка пешереп була, - диде.


Хуҗабикә аптырап калды:




  • Ничек инде балтадан ботка пешереп була ? – дип гаҗәпләнде.

  • Ә менә ничек, йә, казан бир әле.


Карчык казанны алып килде. Солдат балтаны юды, казанга су салды һәм утка куйды. Карчык, күзен алмыйча, солдатка карап торды.




  • Тиздән әзер булачак, диде солдат, - кызганыч менә тозларга гына берни дә юк.

  • Тоз гына миндә бар, мә сал.


Солдат тоз салды, яңадан кабып карады.


-Яхшы-ы-ы! Тагын монда әз генә ярма да булса иде.


Карчык хафаланды-кабаланды, каяндыр, капчык ярма табып алып килде.


- Ал,  күпме кирәк шулай сал.


Солдат шулпага ярма салды. Пешергәч, ботканы кабып карады. Ә карчык һаман да күзен алмыйча, солдатка карап торды.


- Әй, тәмле дә ботка! Менә әзрәк май да булса - тел йотарлык булыр иде - диде солдат. Карчыкта май да табылды, ботка тәмләнде.


- Әйдә, карчык, хәзер ипиеңне әзерлә дә кашыгыңны ал: ботка ашарбыз!


- Һич тә уйламаган идем, балтадан шундый тәмле ботка пешереп булыр иде - дип, гаҗәпләнде карчык. Икесе бергә ашадылар. Карчык сорый:


-Хезмәткәр! Ә кайчан балтаны ашыйбыз соң?


-Күргәнеңчә, пешеп бетмәде бит ул, - дип җавап бирде, - юлда берәр кая пешереп бетерермен, иртән аш итәрмен!


Шулчак балтаны сумкасына салды, хуҗабикә белән саубуллашты да башка авылга юнәлде.


Менә шулай, солдат, карчыкны төп башына утыртып, ботка да ашады, балтаны да алып китте.


Тәрҗемәче: Филология һәм мәдәнятара багланышлар институтының 4 курс студенты Хәйруллина Алинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев