Логотип Идель
Ялкын

БАДМИНТОН УЕНЫ КЫЙБАТ МАВЫГУМЫ?

Ә син бадминтон уйныйсыңмы? Статистик мәгълүматларга караганда, Җир шарының һәрбер 50нче кешесе бу сорауга “Әйе!” дип җавап бирәчәк. 

Бадминтон? Нәрсәгә ягып ашыйлар аны?


Бадминтон – Җирдәге иң борынгы уеннарның берсе. Археологик эзләнмәләр вакытында табылган амфоралардагы рәсемнәрдән күренгәнчә, Грециядә 3000 ел элек кул һәм хәтта аяклар белән волан уенын уйнаганнар. Ә б.э.к. 1122 елгы Кытай манускриптында “цзи дзюу ци” уены тасвирланган. Бу уенны 3-4 каз каурые беркетеп ясалган волан белән уйнаганнар.


Күп кенә спорт төрләре кебек үк, бадминтон да бүгенге торышы, барышы белән инглизләргә рәхмәтле булырга тиеш. XIX гасырда Һиндстанда хезмәт итүче инглиз офицерлары пуна уены белән мавыгып китәләр. Бу уенны хәзерге бадминтонның прототибы дип атарга да була. Хәрбиләр өйләренә кайту белән уенга мәхәббәтләрен онытмыйлар, шулай итеп бадминтон Великобританиядә, ә аннары бөтен дөньяда таралыш ала.


1873 елда танылган спорт җанатары, спорт төрләре буенча китап серияләрен нәшер итүче герцог Бофорт үзенең Бадминтон-хаус йортында махсус бадминтон өчен беренче мәйданчык төзетә. Ә инде 1893 елда Англиянең бадминтон ассоциациясе рәсми уен кагыйдәләренең беренче регламентын бастыра.


бадминтон



Туктале, абый, монда әни сорый – кыйбатмы ул бадминтон уйнау?


Теләсә нинди спорт төрендәге кебек үк, уен осталыгың арткан саен, чыгымнар артачак. Һәвәскәр бадминтон өчен (пляжда, су кырыенда, болында, ишек алдында уйнарга мөмкин) 200-300 сум чыгарып салу җитәрлек. Бадминтон секциясенә язылырга теләгең бар икән, сиңа беренче эш итеп ракетка сайларга туры киләчәк. Ракеткалар күп төрле була. Алар авырлыгы (яхшылары 70-90 г чамасы), балансы (култыксага, нейтраль, ракетка башына), катылыгы буенча аерыла. Башлап килүче спортсменга 2000-3000 сум тирәсенә шактый яхшы ракетка алырга була. Ракеткалар өлкәсендә дөнья лидеры – Yonex япон компаниясе. 90% профессионал бадминтончы нәкъ менә шушы җитештерүче ракеткаларын сайлый. Алардан тыш Babolat, Li-Ning, Wilson компанияләре яхшы сыйфатлы продукция җитештерә. Гадәттә, ракетка култыксаларын махсус лента белән чорныйлар – алай иткән очракта аны кулды тоту уңайлырак һәм ул кулдан шумый.


Бадминтон өчен воланнар ике төрле була – пластик һәм каурый. Пластиклыларын кагыйдә буларак күнекмәләр ясаганда куллансалар, рәсми ярышлар вакытында һәрвакыт каз каурыеннан ясалган воланнар кулланыла. Воланнар шулай ук очу тизлекләре белән дә аерыла. Яшел төс белән билгеләнгәннәре – акрые, зәңгәрләре – уртача, кызыл тамгалылары тиз оча торган воланнар. Секциягә йөргән очракта воланнар белән кыенлык тумый, ә кибеттә исә пластик воланнарны 200 сум тирәсенә (6-8 данә), ә каурыйларын 70-100 сум (1 данәсе) алырга мөмкин.


Бадминтон уйнау өчен әллә нинди махсус кием кирәкми – футболка, шорты, тигез, уртача биеклектә булган табанлы аяк киеме. Барысын бергә 1500-2000 сум тирәсенә алырга була.


бадминтон



Ярый, әни – кием, әти ракетка алып бирде, ә ничек уйныйсы?


Бадминтон кагыйдәләре әллә ни катлаулы түгел. Бадминтон өчен мәйданчык волейбол мәйданчыгын хәтерләтә, ләкин ул кечерәк, сеткасы астарак, һәм икегә бүленгән. Мондый бүленеш подача бирү белән бәйле. Әгәр уенда исәп так икән (1-0, 2-1) так (уң) яктан подача бирәләр, әгәр җөп икән (2-0, 3-1), киресенчә. Подача көндәш ягына диагональ буенча җибәрелә. Подача вакытында аякларны идәннән аеру, воланның каурый өлешенә сугу, ракетканы өскә күтәреп сугу тыела. Уен 21 очкога кадәр бара. Әгәр 21 очко булганда исәп тигез икән (21-21), уен берәр бадминтончының көндәшенә караганда ике баллга күбрәк очко җыйганчыга кадәр дәвам итә (23-21). Сеткага ракетка я булмаса гәүдә, куллар-аяклар, баш белән тию тыела.


Башлап килүче яшь бадминтончыларның иң зур техник хатасы – воланга ракетканың кырые (ободы) белән сугу. Мондый волан бадминтончы теләгән җиргә китмәячәк, сугуның тизлеге дә акрын булачак.


Барлык спорт төрләрендә кебек үк, бадминтонда да күнекмәләр ясау, тренировкаларга даими йөрү бик мөһим. Яшь бадминтончыларга гомуми күнегүләрдән тыш, кул чугын, аяк буыннарын, арканы ныгыту зарури. Ә техник якка килгәндә, иң беренче ракетканы дөрес тотарга өйрәнергә кирәк. Фото 7. Ә аннары инде ракетканың алгы, арткы яклары белән сугуны, көчле/көчсез итеп сугуларны өйрәнү әһәмиятле.



БДИ белән баш катыралар болай да, нигә кирәк инде ул миңа бадминтон?


Ну беренчедән инде, фотога күз сал.


бадминтон


Шаяру. Һәрбер профессиональ спортчы өчен иң беренче мотивлаучы фактор булып акча ягы тора, әлбәттә. Футбол, хоккей, баскетбол кебек зур керем китерә торган спорт төрләреннән бадминтон шактый нык калыша. Соңгы вакытта гына хәлләр яхшы якка үзгәрә башлады, кайбер турнирларда хәтта 70-90 мең долларга кадәр приз акчасы отарга мөмкин (70000х68=4760000 сум, аз түгел, шулай бит?). Шулай да мондый зур акчалар оту өчен үз осталыгыңны көне-төне шомартырга кирәк, авыр ритмда һәрдаим эшләү, күнегүләр башкару бик сирәкләргә бирелә.


Ярар, бадминтон уйнап акча оту дәрәҗәсенә ирешмәдең ди. Акча бирмиләр дип, бадминтон уйнамый торырга мени?


Юк!! Бадминтонның сәламәтлеккә файдасы бик зур. Уен вакытында төрле төркем мускулларга бик яхшы көч килә. Һәрвакыт волан артыннан күзәтү күзләр өчен үтә файдалы. Уен ритмының гел алышынып, әле әкренәю, әле тизләнүе шулай ук мускуллар, буыннар, сөякләр, тын юллары, үпкә өчен бик яхшы. Уен вакытында үзеңне гел кулда тотып, кирәк вакытта дөрес реакцияне яшен тизлеге белән күрсәтү таләп ителә – бадминтончының игътибарлылыгы, хәрәкәт тизлеге, кискенлеге, дөрес адымнар кабул итү тизлеге арта. Стрессларга, нервлар кискенлегенә, депрессияләргә каршы да шәп дәва ул бадминтон. Ә инде тиз арада ябыгырга теләсәң, бу уеннан да яхшырагы булмас. Дөрес ашау режимын гына тотарга онытма!


Болар барысы да профессиональ спорт өчен генә түгел, ә күпләр пляжда, болыннарда уйный торган бадминтонга да карый. Мондый уен әти-әниеңнең кесәсенә дә сукмас – һәвәскәрләр өчен бадминтон наборлары бик арзан тора (200-300 сум чамасы). Һәм ялыңны күңелле, сәламәтлегең өчен файдалы уздырыйм дисәң, якындагы спорт кибетенә ашык.


бадминтон



Мин – тумыштан бадминтон өчен яратылган, җиңәргә дип кая килим?


Чын чемпионнар тәрбияләү өчен профессиональ спортны үстерү генә җитми, моның өчен кече яшьтән үк спортка җәлеп итәргә кирәк. Татарстанда бүгенге көндә бадминтон үстерелешенә шактый зур игътибар бирелә. Мәсәлән, 2-3 июнь көнне Спас районы Болгар шәһәрендә “Татарстан бадминтонының өметләре” ярышларының икенче этабы узды. Ярышларда ТРның Алексеевск, Саба, Актаныш, Арча, Кайбыч, Чистай, Аксубай, Түбән Кама, Кама Тамагы, Буа, Чистай, Мөслим, Әлки, Югары Ослан, Тәтеш, Лаеш, Спас, Балык Бистәсе районнарыннан һәм башкалабыз Казаннан 200 дән артык яшь бадминтончы катнашты. Беренчелек ике яшь группасы – 2005-2006 һәм 2007 елларда туучылар арасында ялгыз (одиночный) спортсменнар һәм парлар категорияләрендә үткәрелде.


Ярышларның беренче туры 16-17 апрельдә Казанда узды.


Җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар арасында Саба, Кайбыч, Теләче, Түбән Кама, Алексеевск районнары вәкилләренең күплеге аеруча өмет уята. Ярыш нәтиҗәләренә караганда бу районнарда бадминтон үсешенә зур игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев