Логотип Идель
Ялкын

«БӨТЕНРОССИЯ ШИГЫРЬ УКУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕ»


Узган атнада районның мәктәптән тыш эшләр үзәге шигърияткә гашыйк укучыларны һәм аларның укытучыларын үзенә җыйды. Биредә Габдулла Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. 




Әлеге чарада районның барлык мәктәпләреннән 50 гә якын укучы катнашты. Укучылар Габдулла Тукай һәм аның замандашларының әсәрләрен яттан сөйләде. Башка авторларның әсәрләре белән чыгыш ясау­чылар да булды. Надеж­динодан Олег Корнилов рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Гатинаның Габдулла Тукай турында язган шигырен сөйләде. Рус милләтеннән булган балаларның татарча шигырьләр сөйләве мактауга лаек. Бәйге кысаларында мондый чыгышлар да булды. Мәсәлән, Олы Подберезье мәктәбе укучысы Регина Пичугина Мәҗит Гафуриның “Кошларга” шигырен сәнгатьле итеп сөйләп бирде. Чүти мәктәбеннән Марина Тараканованың әлеге бәйгедә моңа кадәр дә катнашканы булган.


–  Ул чакта бик дулкынландым, шулай да район турында беренче урынны алып, Казанга бардым. Анда да унышлы гына чыгыш ясап, дипломга ия булдым. Быел да миңа бәхет елмайды, моңа ирешүдә укытучым Гөлнур Хәмәтшинаның өлеше зур, – диде Марина хис-кичерешләре белән уртаклашып.

Марина Тараканова хак­лы – укучы нинди генә биек­лекләргә ирешмәсен, уңышлар башында аның остазы тора. Борындык мәктәбе укучылары – Ләйсән Абдрахманова, Айзилә Абдрахманова һәм Алисә Вәлиева өчесе дә призлы урынга лаек булды. Кызларның җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Абдрахманова. Шуны да искәртеп үтәсе килә – Илсөяр ханым Ләйсән белән Айзиләнең укытучысы гына түгел, әнисе дә. Димәк, әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт гаиләдән башлана.

Барлык укучылар да бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр. Нәтиҗәдә, 1-4 класс укучылары арасында беренче урынны Мөрәле мәктәбеннән Ильвина Сабирова яулады, икенче урынга Борындыктан Ләйсән Абдрахманова һәм Кошманнан Ләйлә Хәйретдинова, өченче урынга Надеждинодан Анастасия Корнилова лаек булды. 5-8 класслар арасында беренче урынны Бәрлебаш мәктәбе укучылары Адилә Гыйбадуллина белән Фирүзә Мусина яулады, икенче урынга Иске Чәчкабтан Илназ Шәмсетдинов белән Ульянководан Анна Лисина лаек булды, өченче урын Борындык мәктәбеннән Айзилә Абдрахмановага бирелде. 9-11 класслар арасында беренче урынга Чүтидән Марина Тараканова, икенчегә – Борындыктан Алисә Вәлиева, өченче урынга Олы Подберезье мәктәбеннән Марина Ржанцова лаек булды. Уңышка ирешкән укучылар мәгариф бүлегенең дипломнары, катнашучыларның барысы да сертификат белән бүләкләнде. Беренче урынны яулаучылар район данын бәйгенең апрель аенда Казанда үтәчәк республика турында яклаячак.

1 007(3) (1)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев