Логотип Идель
Ялкын

БӨТЕНЛӘЙ ИШЕТМӘҮЧЕ БАЛАЛАР ЮК

"Муса Җәлил тугач, мулла килгән. Сабыйга Муса Пәйгамбәр исемен кушарга булганнар", - дип сөйли укытучы. Икенче укытучы ул әйткәннәрне тәрҗемә итә. Аларны утызлап бала күзәтә, нәрсәдер  турында сөйләшеп алалар, бәхәсләшеп китәләр. Әмма сөйләүче укытучы тавышыннан кала бер тавыш та диярлек ишетелми монда. Сөйләшүләрнең күбесенең күреп кенә була.

«ТЕГЕНДӘ ЯХШЫРАК БУЛЫР ИДЕМ...»


Сабинский район, – ди Фәннүр гап-гадәти итеп. Аннары мин аңламый торган телгә күчә һәм: Средние Нырты, – дип өсти.


Танышабыз. Технология укытучысы Владислав абый тәрҗемәче ролен башкара.


Математика, сызым, физика, рус телен яратам, – ди укучы. – Рәсем ясыйм. Агачтан уеп сыннар ясыйм. Биим.


Дусларын саный: Азат, Рамил, Владислав...


Ә кызлар арасында дуслары бармы? – Тәрҗемәче сорауны башка төрле итеп куя: «Йөргән кызың бармы?»


Фәннүр «әйе» дигәнне белдереп баш селки.


Ул укый торган мәктәптә укучыларның шәхси мәсьәләләре дә яшерен түгел, ниндидер фәнне үзләштерү кебек үк мөһим. Чөнки мәктәпне бетерүчеләр нигездә бер-берсе белән гаилә кора.



Казанның Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбендә ишетмәүче яки начар ишетүче балалар белем ала. Укыту ике телдә алып барыла: рус телендә һәм жестлар телендә. Уку вакыты: 12 ел. Казанда мондый мәктәп берәү генә. Укучылар шәһәрдән дә, күрше-тирә районнардан да килә. Барлыгы 164 укучы. Беренче класска 7 яшьтән алалар. Кайберәүләр 3 яшьтән үк мәктәп каршындагы махсус оештырылган балалар бакчасына йөри.


Фәннүр шул мәктәнең – 8 «В» классы укучысы. Саба районы Нырты авылыннан. Апасы Фәнзилә дә монда, ул 11нчедә укый. Үсмер малай үзләренең нәселендә элегрәк ишетмәүчеләр булу-булмавын белми. Әби-бабасы, әти-әнисе буынында андыйлар юк. «Мөгаен, нәселдә кемдер булгандыр. Берничә буын узганнан соң шулай килеп чыга ул», – дип фаразлыйлар мәктәптә.



Чукраклану нәселдән килергә мөмкин. Берәр инфекция эләктерү дә сәбәп була ала, әйтик, сабый карында вакытта әнисе авырып алган булса, яки тугач ук балага инфекция эләксә. Мондый очракта икенче буында ук ишетә торган бала туу ихтималы зур. Телсезләрнең ишетүче балалары туу ̶ еш очрый торган күренеш, – ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Алсу Зима. – Мондый гаиләләрнең кайберләрендә баланы әби-бабасы тәрбияли. Чөнки ишетүче балага ишетүчеләр тәрбия бирсә яхшырак.


Ә без Фәннүр белән әңгәмәне дәвам итәбез.


Әниләрең белән аралашу кыенмы?


̶ Юк, кыен түгел. Күбрәк әни белән аралашам. Чөнки ул телне белә. Әти белән азрак. Ә иң күбе – апай белән.


Фәннүр кем буласын хәл итмәгән әле.


Авылда рәхәт. Әмма акча эшләргә кирәк. Казанда калачакмын, – ди. Укытучылары аңа ювелир һөнәрен үзләштерергә киңәш итә. «Бик пөхтә, төгәл малай, башлаган эшен ахырына җиткерә, үзенә нәрсә кирәген белә», – диләр аның турында мәктәптә.


Ишетмәүчеләр һөнәри белемне Казан авиатөзелеш техникумында һәм медицина көллиятендә, югары белемне ТИСБИ, КАИ, Казан дәүләт педагогика университетында ала. Бу уку йортларының кайберләрендә ̶ ел саен, кайберләрендә ике яки өч елга бер телсезләр өчен махсус төркемнәр җыела.


Әгәр ишетә торган булсаң (Владислав абый «әгәр тегендә булсаң» дип тәрҗемә итә) яхшырак булыр идеңме, начарракмы? Ничек уйлыйсың?


Мөгаен, яхшырак булыр идем.



ӘТИ-ӘНИ ӨЙРӘНЕРГӘ ТЕЛӘМИ...


6 «А» сыйныфында физкультура дәресе. Укучылар башта берничә круг йөгерәләр. Аннары стенага беркетелгән баскычта күнегүләр ясыйлар. Дәреснең икенче яртысы – пионерболл уйнау өчен. Бер командада – Рәдис белән Динара, икенчесендә – Володя белән Дима. Динара теге яктан очкан тупларны тотарга бик сирәк очракта гына өлгерә. Һәр төшергән туп саен кызга Рәдистән мин аңламаган телдә нык кына эләгә. Укытучы очколарны саный: сүз белән дә әйтә, жестлар белән дә күрсәтә.


Мәктәптә эшләүчеләр арасында (техник хезмәткәрләрне дә кертеп) 18 ишетмәүче бар. Ә калганнары барысы да масус курслар узып, жестлар телен өйрәнгән. Мәктәптәге һәр дәрес, һәр чара ике телдә бара.



«Табигатьтә бөтенләй ишетмәүче балалар юк. Һәркайсы аз булса да нәрсәдер ишетә аларның. Безнең максат жестлар теленә өйрәтү түгел, булган ишетү мөмкинлекләрен кулланырга һәм сөйләшергә өйрәтү. Балалар бакчасыннан ук махсус система буенча һәр авазны, һәр сүзне әйтергә өйрәтә башлыйбыз. ̶ Директор урынбасары балага тәрбия бирүдә бик күп әйбер ата-анадан тора дип саный. – Әгәр алар баланың дефектын кабул итеп, алга таба ниндидер адым ясыйлар икән, бала тизрәк үсеш кичерә. Андыйларның үзләренә дә җиңел, алар белән эшләү дә җиңелрәк.»


Жестлар телен бар әти-әни дә өйрәнергә теләми икән. Чөнки алар балаларының башкалардан аерылып тормавын, гадәти булып үсүен тели. Баласы белән башка әти-әниләр кебек үк аңлашырга өметләнә.


̶ Бу мөмкинме?


̶ Өйрәтсәң, әлбәттә. Әмма бу эш күп тырышлык сорый. Бездә бер малай укый. Әнисе жестлар ярдәмендә аңлашуны кулланмауны сорады. Үзе дә шулай өйрәтә. Малайның ишетү дәрәҗәсе түбән, әмма ул тыңларга, колак салырга өйрәнгән. Кайберләре иреннәр хәрәкәтенә карап сүзләрне аңларга өйрәнә. Бу – сөйләшүчеләр арасында чит телләр өйрәнүгә сәләте булуга тиң. Талантлы балалар бар.



ӨЙРӘНӘСЕ СҮЗЛӘР КҮП...


̶ Ты-ся-ча де-вять-сот со-рок шес-той, – дип кабатлый Азат укытучы артыннан. Җәлилнең үтерелгән елы. Шагыйрьгә багышланган класстан тыш чарада викторина сорауларының берсенә җавап бирә. Тырыша-тырыша һәр хәрефне диярлек арым әйтә.


Азатка – 12 яшь. Макдональдска йөрергә, планшетында казынырга ярата, тизрәк үзенә компьютер алып бирүләрен тели. Йөзү белән шөгыльләнә һәм сөйләшергә өйрәнә. Күптән түгел генә колагына операция ясаганнар. Шуңа күрә колак аппараты ярдәмендә шактый яхшы ишетә ала ул хәзер. Әмма сүзләрне әйтү бик авыр бирелә үзенә.



«Телсезләр дә һәр кеше кебек үк сөйләшә ала. Бары тик сүзләрне иренмичә әллә ничә кабат кабатларга гына кирәк. Һәр сабый шулай сөйләшергә өйрәнә бит. Ә ишетмәүче балалар, сүзләрнең ничек әйтелүен ишетмәгәнгә, кабатлау күнекмәләрен үзләштермәгән була. Телләрен хәрәкәткә китерергә кирәклеген белмиләр алар. Шуңа кечкенәдән бу күнекмәне булдыру бик мөһим. Зуррак үкән саен телне буйсындыру авыррак, – ди Алсу Эдуардовна. – Барысы да укучының үзеннән тора, әлбәттә.»


Азат белә торган сүзләр әлегә сирәк. «Москва», мәсәлән. Ул анда йөзү ярышына барган. «Компьютер», «планктон»...


Өйрәнәселәре әле күбрәк...


[gallery columns="4" link="file" size="medium" ids="175,176,177,178,174,173,172,171,168,170,169"]

"Ялкын" журналы архивыннан, 07.05.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев