БӨТЕНДӨНЬЯ ШОКОЛАД КӨНЕ

11 июль – Бөтендөнья шоколад көне ! Җиһандагы күпчелек кешенең иң татлы, яраткан, тәмле ашамлыгыдыр, мөгаен. Кемдер аннан башка үзенең бер көнен дә күз алдына китерә алмый, хәтта атнасына, тәүлегенә берничә тапкыр ул ризык белән тукланган кешеләрне дә очратырга мөмкин. Сүзебез шоколад турында барыр.

11 июль – Бөтендөнья шоколад көне (World Chocolate Day). Шоколад көне беренче тапкыр французлар тарафыннан 1995нче елда уйлап табылган.


  1. Шоколадның тарихы.1




Какао берничә миллион еллар “яшәп килә”, иң борынгы ашау ризыгы дип санала. Какао-агачлар 200 елга якын үсә алалар, ләкин җимеш бирү вакытлары 25 елдан да күп булмый. “Madeleine” – дөньядагы иң кыйммәт шоколад булып санала. Аны Американың Коннектиут штатында яшәүче танылган кулинар – Фриц Книпшилтд барлыкка китерә.“Calbury” Англия шоколад фабрикасы 1842нче елда дөньядагы иң беренче шоколад плиткасын чыгара.


  1. Шоколадлы фонтан.




Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр яраткан шоколад фонтанында кибет киштәләрендә сатыла торган гап-гади шоколадлы плитка түгел, ә югары сыйфатлы какао-майлар тәшкил иткән махсус эшләнелгән шоколад кулланыла. Аның төп аермасы шунда ки, ул түбән температурада гына эри (45 ºС чамасы). Әлеге шарт фонтанның дөрес эшләвенә бик мөһим фактор булып тора, шулай ук җиләк-җимеш белән табынны оештырганда да уңай булсын өчен бик киң файдаланыла.


  1. Иң зур шоколад плиткасы.




2011нче елда АКШның Чикаго шәһәрендә дөньядагы иң зур шоколад плиткасы ясала, аның авырлыгы – 5,5 тонна. Билгеле булганча, шоколадны ясар өчен 800 кг какао-май һәм 600 кг какао порошогы сарыф ителә. Әзрәк соңрак, Англиянең Дербишир графствосында рекорд куела: 5,8 тонналык шоколад чыга. Әзерләү өчен 50-ләп кеше хезмәт куя. Әлеге гигант шоколад плиткасы вак телемнәргә бүленеп, теләгән һәркемгә сатыла. Бөтен җыелган акча хәйрия эшләренә тотыла.


  1. Сөтле шоколад.




Беренчеләрдән булып ауропалылар сөтле шоколад өлкәсендә ачышларын 19нче гасырда ачканнар, асылы – шоколад массасында булган какао-майның яртысын гына калдыруда тора. Калган өлеше кечкенә бөртекләргә туракланган һәм, ачы тәмне йомшартыр өчен, тозлар белән буталып куелган була. Әлеге шоколад голланд какаосы “Dutch coca” дип танылган. Ә сөтле шоколад какао порошок белән шикәрләнгән сөтне бергә кушу нәтиҗәсендә Nestle фамилияле кеше тарафыннан уйлап табылган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1800
    0
    13
  • 6 август 2020 - 09:16
    ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР — Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем.
    1136
    0
    5
  • 19 июль 2020 - 02:17
    ТӨССЕЗ ДӨНЬЯ Шулай үз дөньяма чумып, автобус тукталышына җиткәндә, бер егеткә килеп төртелдем. Колагымдагы наушниклар җиргә төшеп киттеләр. Аларны алырга үрелгәндә, егетнең агач шикелле басып торуын күреп: – Күзең күрмиме әллә? – дип сукрандым. Эчемнән шушы сүзләр өчен үз-үземне сүксәм дә, уйларымнан нәүмизләнеп, кәефем кырылган чак иде. – Күрмим, – диде егет тыныч кына.
    1055
    0
    10

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019