Логотип Идель
Ялкын

"БӘЛЛҮР КАЛӘМ" СТАРТ АЛДЫ"



Татарстан Журналистлар берлеге  белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XIX конкурсына иҗат эшләре кабул ителә башлады. Әлеге бәйге журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә уздырыла.

"Бәллүр каләм" конкурсы уздыруның төп максаты — Татарстан журналистларының профессиональлеген бәяләү, ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты ясаучы физик һәм юридик затларны, хезмәтләрне һәм оешмаларны ачыклау.




Бәйгедә журналистика оешмалары һәм Татарстан Журналистлар берлеге бүлекләре, теле- һәм радиокомпанияләр, нәшрият йортлары, матбугат хезмәтләре һәм башка медиа оешма вәкилләре үз көчен сынап карый ала.

"Бәллүр каләм" түбәндәге номинацияләр буенча уза:

 “Һөнәргә тугрылык өчен”,
“ТРның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чарасы”,
"Темасы — җирле, осталыгы башкалача",
“Медиапроект”,
“Объектив аша караш”,
“Туган тел”,
“Журналистикада исем”,
"Танылу".


Агымдагы елда яңа номинация булдырылды – «Массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек». Әлеге номинациядә министрлык, ведомстволарда, оеашмаларда, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарда матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләүчеләр катнаша ала.

Шулай ук берничә махсус приз каралган:

2015 ел нәтиҗәләре буенча “Россия Федерациясендә әдәбият елы” һәм “Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы”.
Конкурста катнашучыларның эшләре Татарстан Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы 179 йорт, 3 нче подъезд адресы буенча) 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез: 2015 елда иң яхшы журналист исеменә “Республика Татарстан” газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Владимир Устиновский лаек булды. Аңа Татарстан Президентының махсус бүләге − машина ачкычлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев