Логотип Идель
Ялкын

«БӘЙГЕДӘ КАТНАШМЫЙ КАЛМА!»

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан 2016 нчы елның 21 нче апрелендә Арча муниципаль районы Арча 9 нчы балалар бакчасы базасында «Сандугачтай моңлы Тукай теле!» исеме астында Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе үткәрелә.


Бәйгенең максаты һәм бурычлары:


- татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, аның бөек шәхесләре үрнәгендә балаларны тәрбияләү;


- балаларда халкыбызның әхләкый кыйммәтләреннән булган мәрхәмәтлелек, намуслылык, тырышлык, хезмәт сөю кебек сыйфатлар тәрбияләү, табигатьне, бөтен җан ияләрен яратырга өйрәтү;


- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту;


- әдәби иҗатка сәләте булган балаларны ачыклау, барлау;


-сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм аларны бүләкләү.


Бәйгене гамәлгә куючылар һәм оештыручылар: Арча мәгариф идарәсе, МБМБУ “Арча 9 нчы балалар бакчасы”


Бәйгедә катнашу тәртибе:


Бәйгедә Арча шәһәренең барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм бу учреждениеләрдә тәрбияләнүче уртанчы, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары катнаша ала. Бәйгедә Габдулла Тукай әсәренннән бер өзек сәхнәләштерелә. Җиңүчеләргә 1,2,3 дәрәҗәдә дипломнар тапшырыла һәм түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнә:


-“Иң уңышлы образ”


-“Артистлык осталыгы”


- “Сәнгатьле сөйләм остасы”


- “Иң уңышлы сәхнә бизәлеше”


- “Иң уңышлы музыкаль бизәлеш”


Бәйгене үткәрү вакыты һәм тәртибе:


1. Нигезләмә шарты буенча билгеләнгән вакытка кадәр гариза (Кушымта 1) җибәрелә. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2016нчы елның 9 нчы мартыннан 09 нчы апреленә кадәр кабул ителә.


2. Эшләрне 9 нчы апрельгә кадәр түбәндәге адрес белән җибәрергә: 422000,Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Яңа урамы, 16 нчы йорт, Арча шәһәре 9 нчы номерлы “Шатлык” балалар бакчасы. Телефон:8(84366)34071, 89274407160 Котдусова Айгөл Раил кызы, электрон әрҗәсе:ds9.arsk@tatar.ru җибәрелә.


Бәйгенең номинантлары һәм лауреатлары Арча мәгариф идарәсе оештырган жюри тарафыннан билгеләнә.


Бәйге эшләрен бәяләү критерийлары:


- тәкъдим ителгән теманы яктырту;


- эшкә иҗади якын килү;


- югары дәрәҗәдәге осталык, яңалык, кызыклы идеяләр күрсәтә алу;


- бәйге өчен хәзерләнгән материалның яңалыгы, ягъни башка конкурсларга катнашмавы.


Бәйге нәтиҗәләре: Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге балалар бакчалары сайтына урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев