Логотип Идель
Ялкын

"БӘЙГЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ"

Дуслар, хәтерлисезме, уку елы башында без «УКЫТУЧЫЛАРНЫҢ СӘЛӘТЕН АЧАБЫЗ!» дигән бәйге игълан иткән идек. Нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Әлеге ярышта көчләрен сынап карарга теләүче мәктәпләр саны шактый булды. Сездән килгән хатларны укып, видеоларны карап, куанып утырдык. «Ялкын»лыларның шундый акыллы, белемле һәм сәләтле булулары безне чиксез куандырды. Безгә килгән һәрбер хатта сезнең йөрәк җылысы, укытучыларыгызга карата хөрмәт, мәхәббәт сизелә иде.

Җиңүчене билгеләү бер дә  җиңелләрдән булмады. Редакциябез белән җыелып уйлаштык, Чаткы да үз фикерен әйтте. Төп җиңүче билгеләнде. Тик аннан тыш та җиңүгә лаек булучылар күп иде. Шуңа күрә без «Ялкын»лылар мәхәббәте» дигән номинация ясарга булдык. Монда инде безгә сез  ярдәмгә килдегез. Рәхмәт, дуслар!

Берничә көн дәвамында көчле көрәш барды. Тавыш бирүчеләр арасында ике лидер ачыкланды.

Бүген озак уйлашканнан соң, тагын бер тапкыр күзәтү ясадык һәм шундый нәтиҗәгә килдек:

«УКЫТУЧЫЛАРНЫҢ СӘЛӘТЕН АЧАБЫЗ!» дигән бәйгенең төп җиңүчесе исеменә Норлат районы Фома мәктәбе укучылары һәм укытучылары — Әһлиуллина Гөлүсә лаек булды!

Ә «Ялкын»лылар мәхәббәте» номинациясе җиңүчеләре икәү булып куйды! Алар — Тукай районы, Новое мәктәбе укучылары, укытучылары — Мәүзитова Рәзидә һәм  Апас районы Каратун мәктәбе укучылары, укытучылары — Тимершинә Сәвия!

Котлыйбыз! Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев