«БӘХЕТ ЭЗЛӘП КИТЕП БАРАМ... »

Бәхет эзләп китеп барам...

Китеп барам сөю эзләп.

Ап- ак карларда эзем кала

Хатирәләрне кала күзләп.

Бәхет эзләп китеп барам...

Бураннарым куа сагыш.

Назлы сүзләр көтә һаман

Юл чатында агач-таныш.

Бәхет эзләп китеп барам...

Күңел капкам сиңа ябык.

Бишектәге бала сыман

Сүзләреңне кат-кат багып.

Алинә Васильева, Мамадыш районы, Дүсмәт авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: