БӨЕК ТИНЧУРИН

Кәрим Гали улы Тинчурин — татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер.

Кәрим Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсе Спасск районының Аккүл-Тараклы (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. 1905 елгы революцион хәрәкәттә катнаша.

1906 елның февралендә, мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта Тамбов якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары Түбән Новгород, Саратов якларындагы авылларда балалар укыта. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый.

1910 елны беренче татар профессиональ труппасы «Сәйяр» җитәкчесе Г.Кариев белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган егетне 1910 елны "Сәяр" труппасына артист итеп чакыра. К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла. Г.Камал, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра.

Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — 1906 елда ук сәхнә әсәрләре яза башлый. Ләкин К.Тинчурин актив рәвештә әдәби иҗат белән «Сәйяр»дә шөгыльләнә башлый. Бер-бер артлы «Шомлы адым», «Беренче чәчәкләр», «Назлы кияү», «Ач гашыйк», «Җилкуарлар», «Соңгы сәлам»  пьесалары дөнья күрә. Ләкин патша цензурасы драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. К.Тинчурин болар белән генә чикләнмичә, газета-журнал битләрендә күпсанлы хикәяләр бастыра, чорның шактый катлаулы вакыйгаларына үз бәясен биреп бара.

1917 елгы октябрь инкыйлабының гадел җәмгыять төзүгә китерәчәгенә бөтен күңеле белән ышанган Кәрим Тинчурин халыкка хезмәт итүче театр сәнгате тудыруга хезмәт итә башлый. Инкыйлаблардан соң драматургның «Йосыф белән Зөләйха», «Тутый кош» (1918), «Сакла, шартламасын» (1918) комедияләре языла. Бу елларда аның оештыручы, җитәкче буларак таланты тулы ачыла. 1918 елны драматург алдына таркалган «Сәйяр» труппасы артистларын җыю, спектакльләр куюны башлап җибәрү бурычы куела. Әдип бу эшкә җиң сызганып керешә һәм тиз арада яшь драматурглар Ш.Усманов, Ф.Сәйфи-Казанлы, Ф.Борнашлар белән иҗади хезмәттәшлек урнаштыра, рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен тәрҗемә итүне оештыра. Күпмедер вакыт Мәскәүдә Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшләгәннән соң, К.Тинчуринны Самар шәһәренә, Көнчыгыш фронт карамагындагы татар театр студиясенә җитәкче итеп җибәрәләр. Драматург кыска гына вакыт эчендә бер төркем артистлар әзерләп чыгара һәм шулар белән Ырынбур шәһәрендә труппа оештырып, спектакльләр куюны башлап җибәрә. 1922 елны ул бераз вакыт Ташкентта да эшләп ала.

К.Тинчурин 1922 елны Казанга чакырып кайтарыла һәм аңа Татар дәүләт театр труппасы оештыру бурычы куела. Ул яңа театрга төрле шәһәрләрдәге күренекле артистларны һәм яшь композитор Салих Сәйдәшевны чакыра. Аларга хәзерге Н.Островский урамында урнашкан Яшь тамашачылар театры бинасы бирелә.

1920 елларда татар театрының репертуары шактый сай һәм тематика, жанр ягыннан бертөрлерәк булганлыктан, алда жанрны төрләндерү, тамашачы теләгенә җавап бирердәй сурәтләү алымнары табу бурычы тора. М.Фәйзинең «Галиябану»ы куеп, К.Тинчурин музыкаль драма жанрын үстереп җибәрә. К.Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы, С.Сәйдәшевнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр үзенчәлекләрен белеп, халыкчан рухтагы музыкасы, гомумән, ике сәнгать төренең үзара синтетик ярашуы әсәр текстында тирәнгә яшерелгән фикерләрне дә ачарга ярдәм итә. Шул рәвешле «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» кебек берничә буын тамашачыны тирән фәлсәфи, әхлакый эчтәлекләре, сихри музыкалары белән сокландырып килгән әсәрләр языла. Музыкаль драма жанрында уңышлы эшләгән авторның тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән трагедия һәм драма-комедияләре дөнья күрә: «Зар», «Американ», «Җилкәнсезләр», «Ударниклар бәйрәме», «Алар өчәү иде»  һ.б. Әдипнең драматургия һәм театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнә — 1926 елны «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Ләкин аның иҗаты, эшчәнлеге каршылыклы фикерләр дә тудыра. Матбугатта үткәнне яклый, аңа мәдхия укый дигән мәкаләләр күренә.

1928 елны К.Тинчурин бер төркем артистлар белән Әстерханга күчеп китәргә мәҗбүр була. Анда татар театрында баш режиссер булып эшли, үзенең «Ил» драмасын да беренче тапкыр шунда сәхнәгә куя. Ике елдан аны Казанга чакырып кайтаралар.

Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул — шәхес культы корбаны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 13 июль 2020 - 15:26
    КИЛЕН КЫЗЫМ Өченче улы алып кайткан киленен Хөршидә беренче күрүдән үк ошатмады. Төскә-биткә матур, тыйнак холыклы күренсә дә, кайнана кеше Әлфинурның килешсез якларын гына күрде. Битенә бәреп әйтмәсә дә, кодагые туйга алып килгән чәкчәктән башлап, яшь киленнең нәсел-ыруына хәтле ахирәтләре, күршеләре белән тикшерде.
    2342
    0
    13
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1759
    0
    13
  • 15 июль 2020 - 17:52
    ГАДИЛЕКНЕҢ ГАЕБЕ БАРМЫ? Айдар Лилияне танымады. Әмма аның сылулыгымы, серле матурлыгымы ирне үзенә әсир итте. Карашында да аңлатып бетергесез нур, яктылык бар төсле. Шул ук вакытта башкалардан әллә ни аерылмый да кебек. Бары тик якын туганың, кадерле кешең кебек кенә нигәдер. Могҗиза диярсең.
    1378
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019