Логотип Идель
Ялкын

АВГУСТНЫҢ 10 НЧЫ КӨНЕ

Августның 10 нчы көне тарих битләренә нинди вакыйгалар белән кереп урнашкан соң? Бу көнне 1500 нче елда Португал диңгез сәяхәтчесе Диогу Диаш Мадагаскар утравын ача. 1809 нчы елда Эквадор Испаниядән бәйсезлек игълан итә. Ләкин чын бәйсезлек аңа фәкать 1822 елда бирелә. Шулай ук 1821 нче елның бу көнендә Миссури штаты АКШна 24 штат булып керә.



10 август 1885 ел


Мулланур Вахитов - АВГУСТНЫҢ 10 НЧЫ КӨНЕ10 август безгә журналист, күренекле татар сәясәт һәм җәмгыять эшлеклесе Мулланур Вахитовны да бүләк иткән көн. Ул 1885 нче елда Казанда туа. Рус югары уку йортларында белем ала, инкыйлаб рухлы яшьләр белән аралашып, сәяси ышанычсыз дип бәяләнә һәм полициянең яшерен күзәтүе астында яши. Петербургта укыганда рус матбугатында мәкаләләр, шигырьләр бастыра. Мулланур Вахитов, татарлар арасында югары белемле техник инженерларның берсе булып, 1915 нче елдан Казанда эшли башлый. 1917 нче елның маенда беренче татар сәяси милли партиясен — «Мөселман социалистлар комитеты»н оештыра, 1917 нче елның июнендә аның басма органы булган «Кызыл байрак» газетасын чыгара башлый.


1918 нче елның 17 нче гыйнварында ул Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариаты рәисе итеп билгеләнә.


Мулланур Муллаҗан улы Вахитов ак чехларның Казанны алуларыннан соң, 1918 нче елның 19 нчы августында атып үтерелә.



10 август 1935 ел


Наип Хәбибназар улы Лаисов10 август – күренекле татар галиме, филолог, әдәби тәнкыйтьче, ССРБ (ТАССР) язучылар берлеге әгъзасы Наип Хәбибназар улы Лаисовның да туган көне. Ул 1935 нче елда Татарстанның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, аннары, күрше Олы Имән авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, 1950-1954 нче елларда Минзәлә педагогика училищесында укый.


1954 нче елның көзеннән 1957 нче  елның июленә кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957-1962 нче елларда Наип Лаисов — Алабуга педагогика институты студенты. Институтның рус-татар филологиясе бүлеген тәмамлаганнан соң, аны рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында эшләргә калдыралар. Шунда ул 1967 нче елның көзенә кадәр башта ассистент, соңыннан өлкән укытучы булып эшли.


1967-1970 нче елларда Наип Лаисов Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм аны уңышлы тәмамлагач, кандидатлык диссертациясе яклап, яңадан Алабуга педагогика институтындагы эшенә кайта: рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, доцент, филология факультетында декан урынбасары һәм декан вазыйфаларын башкара. 1980 нче елның сентябрендә ул институтның укыту эшләре буенча проректоры итеп билгеләнә.


Наил Лаисов язучы буларак әдәбият белеменә караган фәнни хезмәтләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән билгеле. Аның Тукай иҗатының лирик-эстетик хасиятләрен ачуга, анализлауга багышланган “Лирика Тукая (вопросы метода и жанра)” исемле монографиясе (1976) һәм Мөхәммәт Мәһдиев, Фоат Ганиевлар белән берлектә язган “Әдәбият теориясе” дәреслек китабы (1979) матбугатта уңай бәя алды. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Наип Лаисовны күбрәк шигърият проблемалары кызыксындыра. Аның Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Ринат Харис, Марс Шабаев һәм башка шагыйрьләр иҗаты турындагы мәкаләләре теоретик яктан нигезле, дәлилле һәм заманча гомумиләштерүләре белән кызыклылар.


Чыганак: Википедия сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев