Логотип Идель
Ялкын

«АУРЭЛЬ МЮЛЛЕР - ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНКАСЫ»

Француз йөзүчесе Аурэль Мюллер - ачык суда 10 километр дистанциягә йөзү буенча яңа дөнья чемпионкасы. Җиңүченең нәтиҗәсе - 1 сәгать 58 минут 4,3 секунд – бу ярышта катнашучыларның башкалары өчен ирешелмәслек күрсәткеч булды. Аннан Голландиядән килгән Шарон ван Раувендал 2 секундка гына артка калды.

10 километрлы бу марафон дистанциясе финишы призерлар өчлеген генә сөендереп калмый. Монда иң тиз спортчы кызларның беренче унлыгына да шатланыр урын бар: йөзү йомгаклары буенча аларның һәрберсенә Рио-де-Жанейро Олимпиадасына исемле лицензия тапшырачаклар. Шуңа күрә дә Казансуны бер ярыннан икенче ярына кадәр (трассаның бер якка таба озынлыгы 1,25 километр) 8 мәртәбә йөзеп чыгарга телүчеләр саны 5 һәм 25 километрга йөзүчеләрдән шактый күп булды. Мәсәлән, бүген стартка 57 (!) спортсменка чыкты, ә менә 2 көн элек 5 километр дистанциягә 41 спортчы гына чыккан иде.

Бу массакүләм стартта, билгеле инде, Казанда күрсәтәчәк нәтиҗәләренә кадәр үк үзләренә белгечләрнең һәм җанатарларның игътибарын җәлеп иткән спортчылар дә бар иде. Сүз иң беренче чиратта Венгриядән Олимпия чемпионкасы Ева Риштов һәм Бразилиядән гамәлдәге дөнья чемпионкасы Полиана Окимото турында бара. Фаразлар буенча фавориткаларның бу нык тандемына 5 километрлы дистанциядә дөнья чемпионкасы америкалы Хэйли Андресон һәм Германиядән тәҗрибәле спортсменка Ангела Маурер гына комачаулый ала иде, Ангела Маурерга кичә 40 яшь тулган. Кешенең яше бу дистанциядә комачауламый үзе, кичә моны 35 яшьлек грек Спиридон Янниотис  та раслады.

Нәтиҗәдә бу спортчылар призлы өчлеккә керми калдылар. Җиңү француз кызы Аурэль  Мюллерныкы булды. Аның эзенә басып финишка  Голландиядән Шарон ван Раувендал килде, аңа трибуналардан ватандашы Ферри Вертман көч биреп утырды, кичә ул, ир-атлар компаниясендә шундый ук аралыкны йөзеп, икенче урынга чыккан иде. Бронза медальгә Бразилия вәкиле Ана Марсело Кунья лаек булды.

ДЧ-2015. Ачыу суда йөзү.

1. Аурэль Мюллер (Франция) – 1:58:04, 3

2. Шарон ван Раувендал (Голландия) – 1:58:06, 7

3. Ана Марсела Кунья (Бразилия) – 1:58:26, 5

28 июль. Казан. “Казансу”

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев