Логотип Идель
Ялкын

"АТНАСЫНА – 36 «БИШЛЕ»

Йәгез, бер дога! язучы Аяз абый Гыйләҗевка мондый исемле роман язганы өчен рәхмәт! Юкса, класс журналы белән хушлашу өчен ниндирәк сүз табарга икән, дип аптырап йөрер идек.

ҮЗ ГОМЕРЕНДӘ АНЫ күпме укучы каргагандыр. Әмма тиресе калын, гомере озын булып чыкты бахырның! Гудбай, макулатура... Ой, класс журналы! Чиратта синМЕ – көндәлек?! Көрәк кирәкме? Үз эченә океан кадәр зу-у-ур, симе-е-ез «икеле» һәм аннан да күбрәк «бишле», «дүртле», «өчле»ләрне сыйдырган журнал турында сүзем. Татарстанда кәгазь журналга ясин чыктылар, ягъни кулланмый башладылар. Ләкин бу әле икеле капчыкларына сөенергә, ә бишле капчыкларына көенергә кирәк дигән сүз түгел. Кәгазь бабай тәхеткә варисын утыртып калдырды. Исеме дә үзенеке кебек, әмма заманча яңгырашлы – электрон журнал! «Ялкын» үткәргән тикшерү барышында шул ачыкланды: кайбер мәктәпләр кәгазь журналны атып бәрмәгән икән! Икесен дә алып баралар. Журналны дәрестән дәрескә йөртүчеләр, ниһаять, күктән җиргә төште, дип сөенә кайбер төртмә теллеләр. Әйтик, укытучы контроль эшкә билге куя да (кайвакыт укучыларына әйтмичә!), журналны ташучыга тоттырып җибәрә. Һәм барлык укучылар кирәкле кишер яфрагы булып кыланучы шул ташучыга ябырыла! Ә ул кайвакыт, борынында хакимият исе сизеп, күрсәтмәскә дә батырчылык итә. Менә шулай! «Хакимиятле» укучыларның «хакимиятле» канатлары бер мизгелдә коелды да төште... Укытучылар эйфориядәдер хәзер. Элек алар билгене кәгазь журналга ручка белән куйса, хәзер – бер төймәгә басып, билге шалт итеп электрон журналда үзе кукрая. «Кәгазь» белән «электрон» сүзләре җәмгыятьтә упкын барлыкка китерде. Бер ягында – кәгазьне, ә икенчесендә – электрон журналны яклаучылар.

Әйдәгез, кызык итик: класс сәгатендә аркан тартышлы уйныйк (бер яктагы команда – «кәгазь», икенчесе – «электрон»). Кәгазь бабайга җеназа намазы укый башладык инде. Кәгазь көндәлеккә дә кабер казый торыйкмы? Әллә юкмы? Бу сорауга аркан тартышлы җавап бирер. Уенда 8 кеше катнаша. Кайсы командада кеше күбрәк булса, шуның фикере өстен чыгачак.9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев