Логотип Идель
Ялкын

АТЛАР ҖИКТЕМ КӘГАЗЬДӘН

Лаеш шулпасы ачы була, дип кем әйтте? “Ялкын” хорафатлар өйрәнүне дәвам итә. Бу юлы курсны Лаеш якларына бордык.

Раилә Сабирова белән Йолдыз Миңнуллина Апаска барулары турындагы язмада (февраль санында): “Безнең һәр командировка, гадәттә, шул рестораннан (“Макдоналдс” турында) башлана”, – дигәннәр. Әһә, эләктеләрме?! Бу юлы бүтән җиргә кердек ич. Аның каравы, кибеттән зур капка тутырылган мандарин күтәреп чыктык.

Лаешның Хәерби авылы мәктәбенә килеп тукталсак, тирә-як тып-тын... Тук-тук-тук... Йөрәкне урталай яра язган тавыш каян ишетелде? Әнә, укучылар икенче каттан тәрәзә шакылдата. Безнең очрашу шулайрак башланды... Хәербигә күрше Нармонка белән Столбище укучылары да килгән иде. 15 кешелек өч команданы зирәклектә, спортта, эшкә осталыкта (алтын куллылыкта) ярыштырдык. Шигегез калмасын: бу укучылар утта янмас, суда батмас булып чыкты! Кайчы, скотч, кәгазь битләре өләшеп, шулар ярдәмендә кимендә 1 метр биеклектәге ат ясарга кирәк дигәч, балаларның күзе дүрт булды. Ә шулай да 20 минуттан матур, горур атлар һәм бер колын пәйда булды. Хет бүген үк күргәзмә ачып җибәр. “Хәерби авылында кәгазь атлар күргәзмәсе!” дигән игълан таратсаң (бездә “сарафан радиосы” да шәп эшли!), Америкадан ук очып килеп җитмәгәйләре!

Хәербиләр җиңүче булып чыкты! Аларга традицион “Ялкын” тубы эләкте. Бертигез балл җыеп, 2нче урынга чыккан Столбище белән Нармонка укучыларына теге мандариннарны өләштек.

 

P.S. Безгә Лаеш шулпасының тәмлесе эләкте! Ни өчен аны газап чигү белән чагыштыралардыр?! Белгән дә юк.

 

[gallery link="file" size="medium" ids="838,840,843,839,842,"]

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев