Логотип Идель
Ялкын

ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ АЧЫК ХАТ

Яшүсмерләр көннәренең шактый өлешен өйдә түгел, дуслары һәм яшьтәшләре арасында мәктәптә уздыра. Укудан тыш вакыт һәм ял көннәре турында әти-әниләргә ни әйтеп була? Асылда, бер генә яшүсмер дә үз планнарына гаиләсе катнашындагы чараларга баруны кертмәс иде. 

әти-әниләргә 1Ата-ана буларак, үзегезгә шундый сорау куйганыгыз бармы? Ни өчен әле кичә генә артыгыздан тагылып йөргән балагыз бүген сезнең янда тормас өчен бар нәрсәгә әзер?


Беренчедән, яшүсмер гаиләсенең һәрвакыт янында булачагын аңлый. Шуңа күрә яшь чакта вакытының күп өлешен дуслары белән үткәрү күпкә кызыграк дип саный.

Икенчедән, гаиләсен түгел, ә бәлки, дусларын беренче урынга кую яшүсмернең үзенә ошаган кешеләр яисә үзе ошарга теләгән кешеләр белән генә аралашырга теләвеннән килә.

Өченчедән, үсмер фикеренчә, дуслар сайлаганда дөрес яисә ялгыш карар була алмый. Яшүсмер үзе сайлаган төркемгә кушылыр өчен барысын да эшләргә мөмкин. Бу сәер булып тоелыр, әмма кайбер яшьләр сокланган яисә үзләренә үрнәк иткән кешеләргә "шытырдап ябышалар". Дуслар кешене озак күзәтү юлы белән сайлана: ул кешедә үсмер үзендә үстерергә теләгән сыйфатлар табылуы шарт.

Сез югарыдагы өч пунктны берничек тә юкка чыгара алмыйсыз. Бераз юнәлеш биреп, күзәтеп тору гына мөмкин. Әйдәгез, шулай килешик:


Адым №1: үсмернең кемгә ошарга теләвен һәм дусларының кем булуын, нинди даирәдә булуын үзенә хәл итәргә мөмкинлек бирегез. Кысылырга ашыкмагыз.

Адым №2: әгәр сез борчыласыз икән, үсмергә турыдан-туры түгел, ә “йомшак” кына мөрәҗәгать итегез, ни өчен нәкъ менә шул кешеләрне дус итеп сайлавын бергәләп ачыклап карагыз.

Адым №3: әгәр сез балагызның әлеге кешеләр белән аралашуын һаман да теләмисез икән, аңа барысын да үзенә аңларга яисә сезгә аларны кабул итәргә вакыт бирегез.

Адым №4: Балагызны нәрсәдән дә булса тыерга ашыкмагыз. Үзегезне борчыган мәсьәләне уртага салып сөйләшегез, карашыгызны реаль сәбәпләр белән дәлилләгез.

әти-әниләргә 2Үсмерләр чикләүне кабул итмиләр


Ләкин, дөресен генә әйткәндә, кем кабул итә соң? Кечкенә генә булса да, компромисска килү зур нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Дуслары белән аралашуны күпме генә тыеп барсагыз да, ул барыбер алар белән аралашуга юл һәм мөмкинлек табачак. Һәм кайвакыт нәкъ менә шул кешеләр белән аралашуны сез тыйганга күрә генә дәвам итәчәк. Яшүсмерләр баш күтәрергә ярата һәм чиктән узып карарга тели. Инде үзләре "начар" булу белән беррәттән, дусларының да ни өчен “начар” булуын аңларга тырышылар. Әйләнә-тирәгезгә карагыз: сез балагызны һәм, бигрәк тә, яшүсмерне дөньядагы бөтен нәрсәдән яшереп тә, саклап та тота алмассыз.

Шуңа күрә...


Балагызны кирәгеннән артык сакламагыз. Саклагыз, ләкин катгый тыюлар оештыру кирәкмәс. Аның тормышына кысылмагыз. Үз гамәлләре өчен үзенә җавап бирү мөмкинлеге калдырыгыз. Ләкин тормышы белән кызыксынырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев