"ӘТИ БУЛУ СЕРЛƏРЕ"

Хәзерге вакытта Корстон күңел ачу һәм сату-алу үзәгендә Əниләр көне уңаеннан "Святость материнства" дип аталган Дүртенче Россиякүләм форум уза. Форум берничә көн дәвам итә. Бүген Россиянең төрле регионнарыннан килгән кунаклар өчен махсус секцияләр оештырылды. Шундый түгәрәк өстәлләрнең берсе гаилә терәге, чын ата булу серләренә багышланды.

Утырышны алып баручылар әйтүенчә, балада кечкенәдән үк әти образын, киләчкт әти булу мотивын, теләген булдырырга кирәк. "Балаларда әтигә карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк", - ди "Отцовство - Дар и Долг" проекты җитәкчесе. Галимнәр билгеләвенчә, яхшы ата-ана булу өчен интеллект кына җитми. Мәктәпне алтын медальгә бетергән кешеләр яхшы әти-әни була дигән сүз түгел. Ир кеше һәрвакыт үзен авторитет итеп хис итәргә тели. Бу очракта баланың әтигә мөнәсәбәте, атаның авторитет булу-булмавы әнидән тора.

Дин кагыйдәләре буенча да әти гаиләдә баш, хатынына һәм балаларына терәк булырга тиеш. Сораштырулардан күренгәнчә, еш кына "гаиләдә баш булу"ның нәрсә икәнлегәнә төшенеп бетмиләр. Шуның аркасында ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла.

Ир кешенең максаты - ата булу, хатын-кызның максаты - ана булу.

"Укрепление института отцовства - залог сохранения традиционной семьи" түгәрәк өстәле оештыручылары әйтүенчә, гаилә институтында проблемалар шактый. Зур проблемалар булганда, вак-төяк мәшәкатьләр игътибарсыз кала икән. Мәсәлән, бездә әтиләргә багышланган шигырьләр саны бик аз. Ə әдәбият гаилә институтын ныгытуда, матур гаилә булдыруда бик мөһим роль уйный икән.

"Ялкын" журналы инициативаны үз кулларыбызга алырга һәм әтиләр турында шигырь язарга тәкъдим итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 8 гыйнвар 2021 - 17:17
    УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. 
    1175
    0
    4
  • 3 гыйнвар 2021 - 10:05
    «ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
    965
    0
    0
  • 6 гыйнвар 2021 - 14:13
    ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
    855
    0
    2

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019