"АРМИЯГӘ БАРЫРГАМЫ, ЮКМЫ?"

Армия... Бигрәк куркыныч яңгырый. Бер ел буе гаиләңнән читтә, җиде ят арасында, иртәдән кичкә кадәр физик һәм рухи нагрузка кичереп тору бер дә җиңелләрдән түгел. Икенче яктан, армиядә булып кайткан егетләргә хөрмәт, ихтирам зуррак. Ватан алдындагы бурычың үтәлгән була. Кайбер егетләр, армиягә барып кайткач, үзләренең тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләргә хәл итәләр. Кыскасы, армиягә бару-бармау турында яхшылап уйларга кирәк.

Быел армиягә чакыруның көзге кампаниясе 1 нче октябрьдән 31нче декабрьгә кадәр дәвам итә.

4000гә якын татарстанлы хәрби хезмәткә җибәреләчәк. 2015нче елда армия сафларын тулыландырачак егетләрнең 40%  җәяүле гаскәрләргә, 11% диңгез-хәрби флотына, 7,7 % һава-космик көчләренә, 8% һава-десант гаскәрләренә, 7,8% тыл хәрби частьләренә,  12% МВД РФ эчке гаскәрләренә, 5,5% башка өлкәләргә эләгәчәк.

Бүгенге көндә хәрби хезмәт узарга 470 кеше киткән инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 гыйнвар 2021 - 14:13
    ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
    748
    0
    2
  • 8 гыйнвар 2021 - 17:17
    УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. 
    741
    0
    4
  • 19 декабрь 2020 - 10:35
    «ТАШБАКА»: БАЛЫК ПИРОГЫ РЕЦЕПТЫ Бу пирог һәркемнең йөрәген яуларга сәләтле. Әллә ни күп әйбер дә кирәкми!
    621
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019