Логотип Идель
Ялкын

АРХЕОЛОГКА САКАЛ НӘРСӘГӘ?

Үзеңә кадәр булган вакытны, ул заманнарда яшәүчеләрне өйрәнү теләге кешедә борынгыдан ук бар.  Ләкин беренче фәнни казынулар даниэль готлиб мессершмидт тарафыннан 1722нче елда гына уздырыла. Бу датаны фәнни археологиянең туган көне дип тә атарга мөмкин.

 

Һәм бүген без иң романтик һөнәрләрнең берсе – археолог хезмәте турында сөйләшербез. Археолог дип үзе тотып карамыйча ышанмый торган тарихчыларны атыйлар. Мәктәптә без тарихны, гадәттә, китаплардан укып үзләштерәбез. Археологлар бу яктан безгә бер генә дә охшамаган. Алар җир катламнары астында калган корылмаларны, хезмәт коралларын, бизәнү әйберләрен, кайчандыр кеше кулы барлыкка китергән әйберләрне өйрәнеп, тарихны укый. Археолог булу өчен әйберләр телен белү кирәк. Аңлавыгызча, бу бик үк гади булмаган, ләкин шактый мавыктыргыч, серле һөнәр.

Казынуларның максаты һәрвакытта да бер үк – тарихи һәйкәлләрне өйрәнү һәм аларның тарихтагы урынын билгеләү. Иң төгәл нәтиҗәләргә ирешү өчен мәдәни катламны («культурный слой», археологик объектлар урнашкан җир катламы) тулысынча чистартырга, ачарга кирәк. Табылдыкларны җимермәс өчен һәм аларның барысын да табу максатыннан, казу эшләре һәйкәлнең бөтен мәйданы буйлап уздырылырга тиеш. Ләкин ул мәйдан зур булу сәбәпле, бу шарт һәрвакытта да үтәлми. Казу эшләре алып барылган җирләрне археолог абый-апалар раскоп дип атыйлар. Табылган һәрбер предмет теркәлеп барырга тиеш. Чөнки соңыннан махсус отчет төзиләр. Монда синнән рәсем ясау, фотога төшерү осталыгы да сорала.

 

БӘЯСЕНДӘМЕ КЫЙММӘТЕ?

Археологик казынулар вакытында табылган әйберләрнең кыйммәте аларның кабатланмаслыгы һәм яше белән билгеләнә. Ә менә аларның яшен ничек билгеләргә икән соң? Хәзерге вакытта археологик табылдыкларның яшен ачыклау өчен кулланыла торган ысулларның саны күбәйгәннән күбәя бара. Шулай да төп ысуллар ике төркемгә бүленә.

  • Абсолют датировка. Бу төр ысуллар табылдыкларның яшен шактый төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә. Алар рәтенә химик элементларның һәм аларның кушылмаларының изотоп һәм молекулаларга таркалу сыйфатларына нигезләнгән калий-аргон, радиоуглерод методлары; агач кәүсәләрендәге катламнарны санаучы дендрохронология; термолюминисцент, обсидиан кебек тикшерү алымнары керә.

  • Чагыштырмача датировка теге яисә бу вакыйгаларның нинди хронологик тәртиптә булганнарын билгеләргә булыша. Төп ысуллары: стратиграфия (объектларның кайсы җир катламында булуына карап аларның яшен билгеләү), типология, астрофизик метод, биогеологик даталау.


Димәк, яхшы археолог булу өчен тарихны да, телләрне дә, физика, химия, биология, географияне дә белү бик кирәк. Ә су астында калган шәһәрләрне өйрәнергә туры килсә? Акваланг белән дә дус булуың сорала бу очракта.

 

АРХЕОЛОГЛАР КАЙДАН КИЛЕП ЧЫГА?

Гадәттә, тарих факультетларыннан. Тарих факультетларының тынгысыз студентлары алга таба археолог булып китә. Ә бу, әлбәттә, кырда эшләү генә түгел, фәнни хезмәтләр язу, яңа буын студентларын укыту, фәнни-тикшеренү институтларында эшләү дә. Ләкин археологның күп вакыты барыбер экспедицияләрдә үтә. Ә эссе һәм тузанлы шартларда кырынмавың яхшырак. Шуңа без киноларда күргән археолог абыйлар сакаллы була да инде J. Мондый күчмә тормыш өчен күпкырлы белем генә түгел, ә физик көч, егәр дә кирәк әле. Шуңа вакыт-вакыт тарих дәреслегеннән аерылып, спортзалга да баргаларга туры киләчәк. Һәм тагын математика, логика белән мөнәсәбәтләрне көйләргә кирәк. Чөнки археолог вак-вак детальләрдән тарихи картинаны торгыза, моннан күп гасырлар элек булган тормышны күзалларга тырыша.

 

ХӘЗЕР ҮК КАЗЫЙМ, ДИСӘҢ...

Көрәк тотып бакчага, болынга, иске мунчагызның нигезенә йөгергәнче, шуны исеңдә тот:

  • казынулар алып бару өчен РФсендә махсус рөхсәт кәгазьләре алу мәҗбүри («ачык битләр»);

  • казынуга керешкәнче, башта археологик разведка уздырыла – объектны фотога төшерәләр, үлчиләр, сурәтлиләр;

  • казыну вакытында көрәкнең вазифасы бик чикле. Гадәттә мәдәни катламга кагылышы булмаган җир өстен (20 см тирәсе) көрәкләр ярдәмендә казып, аннары пычаклар, пинцетлар, пумалалар кулланалар;

  • тулысынча череп, уалып юкка чыккан предметтан калган буш урынны гипс белән тутырып, аның күчермәсен алалар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев